Яңа Авыл (Әстерхан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Авыл (Әстерхан) latin yazuında])
Яңа Авыл
Атама Яңа Авыл
Дәүләт  Россия
Сәгать поясы UTC+04:00
Почта индексы 414009
Карта

Яңа Авыл (рус. Янго-Аул) — 1957 елдан Әстерхан шәһәренең Ленин районына керә торган карагаш татарлары авылы[1].

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Авыл Прямая һәм Кривая Болда елгалары барлыкка китергән утрауның көньяк-көнбатыш читендә урнашка. Төньяк-көнбатышка таба аннан элеккеге Ирекле бистәсе, көнчыгышка таба — «Болдинское», «Ивушка», «Лилия», «Портовик», «Прожектор» һәм башка бакчачылык ширкәтләре урнашкан. Әстерхан үзәгенә кадәр ераклык турыдан — туры 7 километрдан азрак, ә автоюллар буенча 10 километрга якын.[2]

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә Әстерхан шәһәренә керә торган авылда әстерхан татарларының этник төркеме булган карагаш татарлары яши.[3]

Инфраструктурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район, нигездә, шәхси сектор итеп төзелгән, Ерак һәм Валдай урамнары арасында урнашкан совет чорындагы күп фатирлы йортларның кечкенә генә кварталы бар. Яңа Авыл территориясендә шәһәрнең 3нче һәм 71нче мәктәпләре, берничә супермаркет эшли.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Авыл шәһәрнең башка өлешләре белән 19с номерлы автобус маршруты һәм 93нче номерлы маршрут таксие белән бәйле.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Косов А.. История названий поселков г. Астрахани. әлеге чыганактан 2017-04-20 архивланды. 2020-09-13 тикшерелгән.
  2. Расстояния приводятся по данным сервиса «Яндекс.Карты».
  3. Э. Ш. Идрисов. Карагаши. Зур Россия энциклопедиясе 2020 елның 24 октябрь көнендә архивланган.(рус.)