Тигәнәле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тигәнәле latin yazuında])
Чичкан
Карта
Ил Россия
Республика Чуашия
Муниципаль район Комсомол
Координатлар 55°12'20.012"тн, 47°26'5.194"кнч
Нигезләнгән 17 гасыр
Элеккеге исемнәр Чучкаева, Чечкаева
Халык саны 842 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Телефон коды 83539
Почта индексы 429155
Автомобиль коды 21, 121

Тигәнәле яки Чичкан авылы (чуаш. Чĕчкен, рус. Чичканы) — Чуашстанның Комсомол районына керүче татар авылы. Ул Кындырла елгасының уң ягына урнашкан. Аңа моннан дүрт йөз ел элек нигез салына. Авылның татар атамасы "Тигәнәле” булган. Соңыннан исемен "Чечкен” дип алмаштыралар.

Авылның яңа мәчете1991 елда ачыла. Авылда 150 ел өлек үк мәчет булган, тик алар ил шаукымы белән, советлар заманында, җимерелгән, ваттырылган. Дингә карашның уңай якка китү белән Комсомол районында беренче булып яңадан мәчетләр торгызыла башлый, беренче Урмай авылында булса икенчесе Чичкан авылында салына.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуаш ягы Чичкан авылының мәчет манарасын Шыгырдан кешесе Вәли Җәрәмәй кисә. Берничә елдан соң аның мәетен пуез юлында табалар.

Хәзер Чичканда ике йөздән артык хуҗалык бар. Йортлар нигездә ак һәм кызыл кирпечтән ясалган. Өйләргә газ, электр, телефон да кергән. Авыл халкы терлекчелек, игенчелек белән шөгылләнгән. Корбан, Ураза бәйрәмнәрен, Сабантуйларны уздыралар.

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]