Зәет (Самар өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәет (Самар өлкәсе) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зәет
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Чаллыбаш районы
Координатлар 54°25'29.7206"N, 51°4'59.3911"E
Халык саны 655 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Заиткино

Зәет (рус. Заиткино) — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы татар авылы. Чаллыбаш авыл җирлегенә карый.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[1], урман-дала зонасында[2], Олы Тархан елгасының сул ярында, районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан төньякта урнашкан. Диңгез өстеннән 146 метр биеклектә урнашкан.[3]

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 ° C (абсолют максимум 42 ° C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 ° C (абсолют минимум -47 ° C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[1]

Вакыт зонасы

Зәет авылы, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[4]
655
Җенес составы

2010-нчы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, халыкның җенес структурасында ир-атлар 45,2%, хатын-кызлар - 54,8% тәшкил иткән.

Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 757 кешенең 43% тәшкил иткән,[5] 2010 елда 655 кешенең 51%.[6]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зәкия Туишева (29.12.1919), театр артисты, режиссёр, ТАССР халык артисты (1969).[6]
  • Х.С. Шәрипов, РФ атказанкан төзүчесе.[6]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет эшли.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).
  2. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  3. Zaitkino. GeoNames.
  4. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  5. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.