Нократ (Слабутски районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нократ (Слабутски районы) latin yazuında])
(Нократ (Слободской районы) битеннән юнәлтелде)
Нократ
Карта
Ил Россия
Регион Киров өлкәсе
Муниципаль район Слободской районы
Координатлар 58°36'58"тн, 50°19'49"кнч
Халык саны 690 кеше
Милли состав татарлар, бесермәннәр
Дини состав мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 61XXXX

Нократ яки Нохрат (рус. Карино) — Киров өлкәсенең Слободской районында урнашкан авыл. Ар ягы бәкләре торган урын дип билгеле. Рус язмаларында 1489 елдан искә алына.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар бәкләре яшәгән авылларның берсе.

Авыл XV гасырдан бирле билгеле тарихый документларда.

Авылның килеп чыгышы турында 2 версия бар. Беренче версия буенча 1391 елда Әмир Бәкбут Нократ җирләрен яулап алуда катнашкан һәм нократ җирләрендә калган. Икенче версиясен А.В.Эммаусский һәм П. Н.Луппов галимнәре тасфирлый.

1615 елда Хлынов өязе мәркәзе Нократ авылы булган һәм башка шәһәрләр белән бергә искә алына. Хлынов өязе Чепси елгасы басеенын биләп алган. Хлынов өязе Карин станы дозор китабы(Дозорная книга Каринского стана Хлыновского уезда) буенча Нократ авылы 3 зираттан торган Югары авыл, Түбән авыл һәм Ильяс ил. Ошбу зиратлар хәзерге вакытка кәдәр сакланган.[2]

Топонимикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл янында күп кенә калкулыклар бар һәрбер үз исемен йөртә. Калкулыкларның исемнәре халык легендалары белән бәйле. Мәсәлән авылда «Фатыма-тау», «Паровой-тау», «Олель-тау», «Мешок-тау», «Ташагар-тау», «Чардак-тау», «Чермеш-тау», «Бигре-тау», «Алма-тау», «Тке-тау».

"Кала-тау" иске шәһәрчек урнашкан урын.

«Мазар-тау» бесермән "Мазар зыарат"ы урнашкан урын.[2]

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нократ авылының ландшафты яфраклы урманнар һәм ылыслы урманнар. Калкулыклар барча як- ягыннан.

Нократ авылы калкулыклар янында урнашкан. Ландшафты авыл хуҗалыгы һәм чыршылы урманнар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биредә климат уртача-континенталь. Төньяк Боз океаны якын булганлыктан һәм төньяктан исүче җилләрне тоткарлаучы таулар булмаганга, кыш озын һәм суык булып тора, шулай ук җәй көне дә нык суыта, кырау еш төшә ала.

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү вакыты
Мәскәү вакыты

Нократ (Слабутски районы) Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[3]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
710 690 252 438

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар (32%), татарлар (57%), арлар (10%).[4]

Мирас ядкәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нократ авылында Җиланша ибн Сәедтәк кабер ташы сакланган. Кабер ташының датасы 1522 сәнәнең сентябре. Галимнәр Семен Кирдяпой белән сугышкан сугышчы яки мирза Сәедтәк дип тасфирлыйлар.

Халык хәтерендә Югары авыл(ил) һәм Түбән ил дигән бүленеш сакланган. Югары авылны "Бий Ягы" Түбән илне "Бачырман ягы" диләр. "Бий ягы" Арча ягы бәкләре яшәгән. "Бачырман ягы" буйсынган бисермән Митюшкино һәм Абашево авылларыннан тора.

Бесермән ягында "Мазар зыарат"ында иске кабер ташларында мөселман язулары сакланган. Язулар 1504 елның гыйнваренә карый. Ошбу хәл бесермәннәрнең мөселман булганнары икәнлеген дәлил булып тора.[2]

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чураков В.С. Об обстоятельствах появления каринских арских князей на Вятке // Урал-Алтай: через века в будущее. Материалы Всероссийской научной конференции. Уфа, 2005. С. 216-219.
  2. 2,0 2,1 2,2 Архивы История села Карино
  3. Численность населения городских округов, муниципальных районов, поселений и населенных пунктов Кировской области 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  4. 2002 елгы җанисәп алу базасы.