Ачылыкүл (авыл)
Ачылыкүл | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Алабугское сельское поселение[d][1] |
Почта индексы | 456686 |
Ачлыкүл – Чиләбе өлкәсенең төньягында, Корган өлкәсе чигендә урнашкан татар авылы. Чиләбегә кадәр 100 км юл, туры автобус йөри. Кызыл армия районындагы бердәнбер татар авылы.
Авылда татарлар-мишәрләр яши. Авыл 1712 белән 1715 еллар арасында нигезләнгән. Инкыйлаб алдыннан Ачлыкүл зур авыл булган, 1913 елда 520 хуҗалык, 3253 кеше яшәгән. Халык татар теленең эчкен сөйләшендә сөйләшә.
Авылның иң зур – Тукай урамы Ачылыкүл буенда урнашкан. Ачлыкүл яссы урында урнашкан, түгәрәк формасында, ярлары комлы. Күл өсте 140 га тәшкил итә.
Авылда җитештерү предприятиеләре калмады. Халык үз хуҗалыклары белән көн күрә, һөнәрчеләр бар (тегүчелек, үргән мебель ясау, чигү аяк киеме тегү һ.б.). Төп 9-еллык мәктәп, медпункт, балалар бакчасы, кибет бар.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны динамикасы:
Гомуми демографик күрсәткечләр[2] | |||||
Гомуми халык саны | 2010 елга җенес составы | ||||
2002 | 2010 | ир-атлар | хатын-кызлар | ||
594 | 519 | 249 | 270 |
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (96%).[3]