Гали (Самара өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гали (Самара өлкәсе) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гали
Ил Русия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Похвистнево районы
Координатлар 53°43'42.6"N, 52°14'50.5"E
Авыл советы рәисе Муллабаев Идрис
Беренче телгә алу 1613
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 446498
Рәсми сайт gali-avyly.ru/
Русча атамасы Алькино

ГалиСамар өлкәсенең Похвистнево районында иң зур авылларның берсе. Гали авыл җирлегендә 714 йорта 2031 кеше яши, барысы диярлек татарлар. Авыл уртасыннан Тәрәгәл инеше ага, бераз читтә Саурашка кушыла.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтыннан Гали авылы нигез салу турында мәгълүмат тапкан.

Рус патшалары Михаил Федорович, Иван Алексеевич, Петр Алексеевич имзалаган документлар тупланмасында бүгенге Гали авылына кагылганнары да бар. Бу документта түбәндәге юллар бар:”...отец матери Миняша (Монаша) Гульбастан был пожалован ханом Ибрагимом тарханной грамотой.”

Гөлбостанның атасына Ибраһим хан тарханлык биргән булган. Ә ул заманда тарханлык гаҗәеп зур өстенлекләр биргән адәм баласына. Казан архивларында Гөлбостан – хатынның улы Мөхәммәд–Азизханга бирелгән тарханлык ярлыгы сакланган. Миняшларның нәсел ыруын, шәҗәрәсен тикшереп чыккач, рәсми кәгазьләр шуны күрсәтәләр. Тархан Булат Монашев Кенәле елгалары (Кече һәм Олы Кенәле) буйлап кондыз ауларга рөхсәт кәгазе ала. Бу документ 1613 ел белән теркәлгән. Әлбәттә бу инде икенче теркәү. 1467-1479 еллардагы Ибраһим хан Монашевларның бабаларының бабаларына ук тарханлык биргән булган бит.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков имзалаган һәм мөһер суккан документта Монашевларның ерак бабалары нигез салган Гали аулының тарих башын 1613 елдан башларга тәкъдим ясалган, ә чынында исә Али бабайга тарханлык әле 1479 елны ук бирелә.

2013 елны Галигә 400 ел булачак.

Самара дәүләт архивы белешмәләренә караганда, Гали авылы 1871 елда Стюхино волостенә керә. Авылда 288 йорт булып, ир-атлар 842 кеше, хатын-кыз 866 кеше була. Барлык җирләр халыкның хосусый милкенә керә. Авылда өч мәчет һәм су тегермәне төзелә. Ә 1900-нче елда инде йортлар саны 304 булып, анда 1708 кеше яши.[1]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галидә 14 фермер хуҗалык исәпләнә. Фермер К. Исхаков 3939 һектар җир эшкәртә. Шул кырларда бодай, арпа, көнбагар игә, терлек-туар өчен үләннәр чәчә. 2011 елда һектарыннан 30,2 центнер бодай суктырган. Гаражлары тулы автотранспорт: трактор, комбайн һәм башка техника.

856 баш мал-туар тота, шуларның 636сы – сыер, 220се – ат. 1060 квадрат метр мәйданы булган ашлык саклагычы, силос базы бар. Быел ярты ел эчендә 200 сыер сыярлык абзар өлгерткән. Исхаков хуҗалыгында 50 кеше эшли. [2] Фермер Р. Латыйповның (2003 елдан башлап) хәләл ит цехында 60 кеше көчен куя. Ир-атлар аена 20–25 мең сум, хатын-кызлар 5-15 мең сум хезмәт хакы ала.

Фермер Баһаветдинов (1999 елда корылган) “Чулпан” хуҗалыгы 1200 га җир эшкәртә. Биш тракторы һәм 1 “Кейнс” бар. Шуңа өстәп үсемлек маен ясау җайланмасы бар.

Авылда бүген 230 җылытма бар, елына 1000 тонна помидор, 500 тонна кыяр үстерелә. Моңа кадәр яшелчәләр тирә-яктагы өлкәләргә генә түгел, ерак төбәкләргә дә тарала торган булган. Соңгы вакытта яшелчәләрне сату эше авырлашкан. Халык, арзанрак булганга, Кытай, Төркия җитештергән яшелчәләрне сатып ала. Ләкин мондагы помидорлар, һичшиксез, экологик яктан чиста һәм сыйфатлы, бернинди химикатлар кушмыйча үстерелә, шуңа кыйммәткәрәк чыга.[3]

Галидә мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елга кадәр авылда мәдрәсә генә булган. 1926 елда мәдрәсә йортында совет мәктәбен ачалар. 1955 елдан ул урта мәктәп статусын ала. 1991 елда кире хәл кабатлана балалар бакчасыннан бушаган бинаны мәдрәсәгә тапшыралар. Ул 1992 елда ачылып, Русия һәм БДБ илләреннән шәкертләр җыя. 20 ел эчендә аны 200 шәкерт тәмамлап чыккан. Мәдрәсәнең урта дини белем бирергә рөхсәт иткән лицензиясе бар.

Гали урта мәктәбендә укыту теле – урыс теле. I-IX сыйныфларда татар теле, әдәбияты дәресләре керә. Һәр елны 20 бала туган авылда балалар бакчасы әлегәчә юк.

Дини тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гали авылы элек-электән үз динилеге белән аерылып торган. Өч мәчетнең икесендә совет чорында да биш вакыт намаз туктатылмаган. Өченче мәчет фәкать 1962 елда гына ябылган.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]