Сары (Сарыкташ районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сары (Сарыкташ районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сары
Ил Русия
Федерация субъекты Ырынбур өлкәсе
Муниципаль район Сарыкташ районы
Халык саны 1373 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 461944
ГАТОБК коды 53 241 816 001
ОКТМО коды 53 641 416 101
Русча атамасы Желтое


Сары (рус. Желтое), элекке Сары редутЫрынбур өлкәсенең Сарыкташ районындагы татар авылы. Сакмар елгасы буенда урнашкан. Желтая тимер юл станциясе белән янәшә.

Авыл советы үзәге булып тора. Идарәгә Рыскул (башкорт авылы), Кондуровка (урыслар), Яңа Гафар (татарлар), Сунарчы (башкортлар) авыллары, Кондуровка һәм тимер юл станцияәре, берничә утар буйсына.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1742 елның 14 сентябрендә Ырынбур генерал-губернаторы И.И. Неплюев Сакмар буенда Пречистинская һәм Воздвиженская ныгытмаларын һәм Никитин (хәзерге исеме Рәдүт) белән Желтый редутларны корырга боерык бирә. «Желтый» атамасы җир өсткенә сары балчык яткылыкларының чыгып торуга бәйле. Беренчеләрдән булып бирегә кирәге калмаган Кама арты линиясеннән Яңа Чишмә полкы төрле милләт кешеләре күчерелә. 1768 елда Казан губернасыннан нугайлар күчерелә. Бераз соңрак татарлар һәм мукшылар киләләр. Татарлар һәм нугайлар хәзер юкка чыккан күлнең ике ярына урнашалар. Татарлар яши торган як “Күләй як”, нугайлар яши торган – Нугай ягы дип аталалар.

Сугыш башлангач, мәшһүр Халык мәгарифенең татар институтының (ТИНО) варисын – Богырслан татар-башкорт педагогика техникумы бинасын хәрбиләргә бирәләр, уку йорты бинасын бушатып, Желтое авылына күчерелә. Ул вакытта авыл Зианчура районына керә. Тулырак мәгълүмат өчен: Жёлтое татар-башкорт педагогика укуханәсе. Уку йорты 1955 елга кадәр эшли. Соңга эше туктатыла.

Милли состав буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елда 878 кешенең 565 – татарлар (64,4%), 272 кеше урыслар (31%), 30 кеше башкортлар (3,4%), 8 казах яшәгән. Янәшәдәге Желтая тимер юл станциясендә 433 кеше яшәгән. Шулардан 65 татарлар (15%).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]