Уфа Шигере

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа Шигере latin yazuında])
Уфа Шигере
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Михайловское муниципальное образование (Свердловская область)[d][1]
Почта индексы 623090
Карта

Уфа ШигереСвердловски өлкәсе, Түбән Сырга районындагы татар авылы. Уфа (Караидел) елгасы буенда урнашкан. Татарча атмасы – Шигер (Шөгер), бу якта Әртә елгасы буенда икече Шөгер авылы да бар, анысы Әртә Шигере дип атала.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа Шигере заманында волость үзәге булып торган. Бу якларда колхоз-совхозлар күптән беткән, халык белән идарә итүче юк, һәркем үз көнен үзе күрә. Ирләр балта эшенә оста булгач, тирә-күрше авылларда йортлар, дачалар төзеп йөриләр, төньякта эшлиләр, Екатеринбургга эшләргә баралар. Авылда шулай ук 5 фермер хуҗалыгы бар, 3 пилорам эшләп тора. Хатын-кыз өчен урта мәктәптә, китапханә-почтасында эш бар, үз хуҗалыкларында да эш җитәрлек. Ә биредә хуҗалыклар нык, йортлар төзек.[2] Кешеләрне 2 кибет, 3 такта яру җайланмасы, клуб, китапханә, почта бүлеге, балалар бакчасы, медпункт эшле итә.

Уфа Шигере татарлары миллилекне саклаган, биредә милли киемнәр кияләр, тарихны, гыйлемне бик сөяләр. 2008/09 уку елында урта мәктәптә 82 укучы булган. Татар теле предмет буларак укытыла.

Уфа Шигере клубы каршында «Чишмәкәй», «Мирас» һәм «Рәйхан» вокаль коллективлар, «Ялкын» вокаль-инструменталь ансамбль эшли.

Мәчетләрендә дин гыйлеме бирелә, мәчеткә йөрүчеләр күп.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[3]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
1834 1859 2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
141 221 492 522 254 268

1834 елда авылда 141 кеше яшәгән. Ә 1859 елда инде монда 29 йорт булган һәм 221 кеше яшәгән. 1859 елгы документ буенча Өфе Шигер татар авылы дип язылган. Авылда 2010 елгы җанисәп буенча 216 хуҗалыкта 522 кеше яши, 87% татарлар.[4] 2002 елга күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (86%), башкортлар (11%) булган.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Түбән Сырга районы