Сабанс-Яр
Сабанс-Яр | |
---|---|
![]() | |
Координатлар | 46°18'17"N, 48°2'3"E |
Сабанс-Яр (Сабансы Яр яки Сабан сөяр) — элеккеге татар авылы, хәзер Әстерхан шәһәренең Совет районының бер өлеше булып тора.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл Тияк ерганагының уң ярында, Совет районының көньяк өлешендә, шулай ук шәһәр чикләренә кертелгән элеккеге Сәмәк авылы каршында урнашкан. Шәһәр үзәгенә кадәр ара туры сызык белән 6 км, юл белән 8 километр[1]
Инфраструктурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сабанс-Яр берничә катлы күпфатирлы йортлардан һәм шәхси сектордан тора. Элеккеге авылның үзәк өлешендә Әстерхан агротехник көллиятенең төп бинасы урнашкан[2].
Авылда универсаль тәгәрмәч тракторы һәйкәле урнаштырылган.
Мәчет, татар зираты бар.
Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Җир өсте транспортының "Сабанс-Яр" тукталышы урнашкан.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Расстояния представлены по данным сервиса Яндекс.Карты.
- ↑ Сайт Астраханского агротехнического колледжа.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сабанс-Яр 2GIS картасында