Эчтәлеккә күчү

Шәфи авыл

57°50′22″ т. к. 52°08′24″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәфи авыл latin yazuında])
Шәфи авыл
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Верх-Унинское сельское поселение[d]
Халык саны 169 (2012)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 216 метр
Почта индексы 427685
Карта

Шәфи авыл (удм. Ӧстӧршур, рус. Шафеево) — Удмуртиянең Юкамен районындагы татар авылы.[2]

Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән көньяк-көнбатышка таба турыдан якынча 8 километр ераклыкта урнашкан.

Шәфи авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.[3]

Авыл атамасы Шәфи (Шәфиулла) исеменнән килеп чыккан.[2]

Авылны Төгермән авылы кешесе Шәфи Арсыланов нигезли. Беренче тапкыр Юртошур пүчинкәсе буларак 1802 елда искә алына, ул вакыт биредә 2 йортта 8 татар кеше яшәгән.[4]

Халык саны
2010[5]2012[6]
168169


2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар 200 кешенең 52 % тәшкил иткән.[7]

1930 еллар башына кадәр Шәфи авылында мәчет эшләгән, 1930 нчы еллардан соң һәм 1960 нчы еллар уртасына кадәр мәчет бинасында башлангыч мәктәп булган.[2]

1935 елда Шәфидә элеккеге мәчет бинасында башлангыч мәктәп ачыла, анда 128 укучы татар телендә белем ала. Уку йорты янында Юкамен районының беренче китапханәләреннән берсе ачыла. Җәйге чорда авылда балалар белән татар телендә аралашу мәйданчыгы ачыла. Хәзер дә мәктәпкәчә учреждение һәм башлангыч мәктәп эшли.[8].