Зензел авыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зензел авыл latin yazuında])
Зензел авыл
Нигезләнү датасы 1703
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Зензелинский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Зензелинский сельсовет[d][1]
Сәгать поясы MSD[2] һәм SAMT[d][2]
Халык саны 3131 (2017)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек −25 метр[4]
Почта индексы 416400
Рәсми веб-сайт mo.astrobl.ru/zenzelinskijselsovet/
Җирле телефон коды 851 47
Карта
 Зензел авыл Викиҗыентыкта

Зензел авылРоссиянең Әстерхан өлкәсенең Лиман районындагы авыл. Зензел авыл советының административ үзәге һәм бердәнбер торак пункты.

Халык саны — 3219[5] кеше (2014)[⇨]

1703 елда оешкан.[⇨]

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер версия буенча, авыл элек татарча «Җигдә» дип аталган, ә калмыкча «Зигда» дип аталган. Аннары бу сүз Пенза губернасыннан күчеп килүчеләр тарафыннан «Зигдами» дип әйтелгән, ә аннары «Зинзили» һәм «Зензели» кебек яңгыраган. Икенче версия буенча, бу татарчадан җиде авыл, җиде йорт сүзеннән килеп чыккан. Башта авылда нәкъ менә шуның кадәр йорт була.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга нигез салынуның датасы турында мәгълүматлар төрле. Зензел авыл советы сайтында урнаштырылган рәсми мәгълүматларга караганда, авылга 1703 елда казна һәм калмык җирләренә Түгә күле түбәнлекләрендә нигез салына,[6] башка мәгълүматлар буенча авылга 1790 еллар башында Курченкодан күчеп килгән татарлар нигез сала.[7][8]

1859 елда Әстерхан губернасының казна авылында 66 йорт, бер мәчет була, 175 ир-ат һәм 169 хатын-кыз яши. 1902 елгы сораштыру кәгазьләренә караганда, бу чорда биредә 30 агач һәм 40 камыш йорт, бер мәчет булган. Дин, нигездә, «магометан», ягъни ислам булган.

Совет власте урнашканнан соң Зензел авыл советы оеша.

Бөек Ватан сугышы елларында авылның милли составында зур үзгәрешләр була, авыл яныннан Кизләр — Әстерхан тимер юлы линиясе уза, станция барлыкка килә. Күп кенә килүчеләр: рус, украиннар, латыш, яһүдләр барлыкка килә. Бирегә Михайловка, Караванлы авыл кешеләре күченгән. Машина-терлекчелек станциясе эшли башлый, башка оешмалар барлыкка килә.

1943 елның 28 декабрендә тирә-як авылларда яшәүче калмык халкы депортацияләнә. 1944 елда Калмык АССРны бетергәч, Зензели авылы, Долбан олысы башка торак пунктлары кебек үк, Әстерхан өлкәсе составына кертелә.

1956 елда районга күчү буенча чикләүләрне бетергәч, калмыклар кайта башлый. Бу вакытка элекке калмык авыллары юкка чыкканлыктан, кире кайткан калмыклар Зензелдә күмәк яшәү урыннарына нигез салган. Шулай итеп, авылда инде эшләп килгән татар бистәсе белән бергә калмык бистәсе барлыкка килә. Ә Тимерьюлчылар шәһәрчеге соңрак киңәя һәм рус микрорайонына әверелде. Хәер, бу бүленеш шактый шартлы була. Калмыклар рус һәм даргиннар белән, руслар төрле халыклар белән аралаш Һәм бары тик татар бистәсендә генә аерымлык саклана.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Каспий буе түбәнлеге чикләрендә, Лиман районының көнбатышында урнашкан.[9] Әстерхан өлкәсе башкаласына кадәр 130 км, район үзәгенә кадәр 25 км.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1859[10] 1904[11] 1914[12]
344 302 374
Халык саны
2002[13]2010[14]2012[15]2013[16]2014[5]
31613198326032863219
Милли состав
Милләт Сан[17] Процент
Руслар 1198 38,03%
Татарлар 725 23,02%
Калмыклар 404 12,83%
Чеченнар 368 11,68%
Казакълар 178 5,65%
Даргиннар 99 3,14%
Лезгиннар 52 1,65%
Украиннар 28 0,89%
Нугайлар 23 0,73%
Аварлар 16 0,51%
Молдованнар 10 0,32%
Кумыклар 9 0,29%
Беларуслар 7 0,22%
Яһүдләр 6 0,19%
Лаклар 5 0,16%
Үзбәкләр 4 0,13%
Азәрбайҗанлылар 3 0,1%
Әрмәннәр 3 0,1%
Башкортлар 3 0,1%
Марилар 3 0,1%
Мордва 3 0,1%
Немецлар 3 0,1%
Барлыгы 3150 100%

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Южный ФО
  2. 2,0 2,1 Федеральный закон от 15.02.2016 № 27-ФЗ — 2016.
  3. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  4. http://fr.climate-data.org/location/496041/
  5. 5,0 5,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
  6. Историческая справка. Зензелинский сельсовет, archived from the original on 2014-05-08, retrieved 2021-03-06 
  7. Средневолжские татары-переселенцы, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-03-06 
  8. Астрахань. Ru / История Астрахани / История Астраханского края / Астраханская губерния в XVIII веке / Население Астраханского края в XVIII веке, archived from the original on 2012-05-06, retrieved 2021-03-06 
  9. Астрахань.Ru / История Астрахани / История Астраханского края / Природа Астраханского края / Почвы Астраханского края, archived from the original on 2015-04-13, retrieved 2021-03-06 
  10. ГПИБ | [Вып. 2] : Астраханская губерния : [... по сведениям 1859 года]. - 1861
  11. Вся Астрахань и весь Астраханский край. Памятная книжка Астраханской губернии на 1905 год : 22-й год издания / Изд. Астрахан. Губ. Стат. Комитета . - Астрахань: Паровая губ. тип., 1904. - 603 с. (Справочный отдел. Административное деление губернии)
  12. Вся Астрахань и весь Астраханский край. Памятная книжка Астраханской губернии на 1914 год : 31-й год изд. / Изд. Астрахан. Губ. Стат. Комитета . - Астрахань: Тип. Губ. правл., 1914. - 479 с. (Административное деление губернии. Список важнейших населённых пунктов...)
  13. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  14. Всероссийская перепись населения 2010 года. 1. Численность и размещение населения Астраханской области
  15. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  16. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  17. Тим Беспятов. Астраханская область (2002).