Калмыклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калмыклар latin yazuında])
Калмыклар
Үз аталышы

хальмг, хальмгуд

яшәү җире
Теле

калмык теле, рус теле

Дине

буддизм, православие

Кардәш халыклары:

монголлар, хойдлар, олётлар

 Калмыклар Викиҗыентыкта

Калмыклар (калм. хальмг, хальмгуд, монг. халимаг) — Калмыкия Республикасының төп халкы. Гомуми саны — 200 мең кеше. Милли теле — монгол төркеменең калмык теле.

Этноним[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Калмык» этнонимының килеп чыгуы турында төрле караш яши: төрки телдән (татар) алынган «калмак» («калу, калырга»)[6], монгол теленнән «халих» («читкә киткәннәр»), ойрат теленнән халимаг («катнаш») сүзеннән дигән фикерләр бар, үзатамалары — кальмг (хальмг).

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмыкларның гомуми саны ~200 мең тирәсе. Күпчелеге РФ территориясендә яши. 2002 ел (җәяләр эчендә 2010 елгы, ↑ - арткан, ↓ - кимегән) халык исәбен алу саннары буенча, РФ төбәкләрендә 174 400 (183 372 ↑) калмык исәпкә алынган, шуның эченнән Калмыкия Республикасында 155 900 (162 740 ↑), Әстерхан өлкәсендә 7 200 (6 624 ↓), Волгоград өлкәсендә 1 600 (1 576 ↓), Ростов өлкәсендә 900 (878 ↓) калмык яши. Калмыклар шулай ук Кыргызстанда (Ыссык Күл өлкәсендә ~6 мең тирәсе калмаклар), Казакъстанда, Украинада яши. XX гасырда АКШта (Джерси штаты, Филадельфия) зур гына (~2 мең тирәсе кеше) калмык диаспорасы барлыкка килә (1953 елда Европадан күчкәннәр). Көнбатыш Европа илләрендә (Алмания, Франция һ.б.) шулай ук калмык диаспоралары бар. Калмыклар үз милли телләрендә — калмык телендә сөйләшәләр, барысы да диярлек рус телен белә. Дин тотучы калмыклар, нигездә, буддистлар (махаяна, Гелугпа мәктәбе), калмыкларның азчылык өлеше — православие динен тотучылар. Әстерхан өлкәсендә ышанучы Калмык халкының бер өлеше өчен Зур Богдо тавы изге урын булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмыклар
Калмык биючеләре
Калмык хотоны (авылы)
«Тюльпан» ансамбле
Калмык биючеләре Далай-лама XIV белән. Һиндстан, 2014
Ойрат кәрваны
Калмык хатын-кызлары
И.Е. Репин. «Калмык ир-аты».
Калмыклар җире (яшел төстә). 1720
Калмык җайдагы
Калмык

Калмыкларның борынгы бабалары — XVII гасыр башында Россия империясенә күчеп (дэрбэт һәм торгут кабиләләреннән якынча 270 000 кеше), рус багынлыгы алган көнбатыш монгол ойратлар. XVII гасыр уртасында алар Россия империясе составында мохтар Калмык ханлыгы (Торгоут ханлыгы) (калм. Хальмг хана улус) төзи, ханлык ойратларның кабиләләре буенча 4 олыска бүленә: дэрбэтлар, торгутлар, кошутлар, чорослар (Калмыкларның олыска бүленеп йөртелүе хәзерге заманда да РФ һәм чит илләрдә яшәүче калмыкларның социаль һәм сәяси тормышларына тәэсир итүен дәвам итә). Калмык ханлыгы 70-75 мең җайдактан торган гаскәр куя алган.

1771 елда калмыкларның Россия империясендәге кысуга түзә алмаган зур өлеше Кытайга күчеп китә. Шуңа бәйле рәвештә Калмык ханлыгы бетерелә. Калмык җирләренә рус һәм украин керәстияннары күчеп килә, алар далага утрак тормыш, җир эшкәртү кебек яңалыклар алып килә. Калмыкларның күпчелеге Калмык гаскәрендә исәптә тора, азчылыгы Урал, Ырынбур, Терек казак гаскәрләрендә хезмәт итә. 1806 елда Дон калмыклары (бузаулар) җирләреннән Дон гаскәре өлкәсендә Калмык округы төзелә. XVIII гасыр азагыннан Дон, Сал, Маныч елгалары янында яшәүче калмыклар Дон казак гаскәре идарәсенә буйсына. 1870 елда әлеге калмык җирләре Дон гаскәре өлкәсенә Югары, Урта, Түбән олыслар итеп кертелә. 1877 елда күчмә олыслар, казак станицаларына охшатып, утрак тормыш алып баручы Иловайский, Денисовский, Платовский, Власовский, Кутейниковская, Грабовский, Потаповский станица һәм хуторлары итеп үзгәртелә. Калмыклар казаклар белән бергә Россия империясенең барлык сугышларында диярлек катнаша, мәсәлән, 1812 елгы Ватан сугышында 3 500 гаскәридән торган 3 калмык полкы катнашып, Бородино сугышында батырлык өчен 260 калмык Россия империясе орденнары белән бүләкләнә. Патша хөкүмәте империянең көньяк чикләрен саклауда, ил эчендәге фетнәләрне (шул исәптән, 1708 елгы Булавин фетнәсен, 1681-1684 еллардагы Башкорт күтәрелеше, 1705-1711 еллардагы Башкорт баш күтәрүләрен һ.б.) бастыруда калмыкларны файдаланып килә.

« Мәскәү Далада калмык кулы белән сугыша
»

1884 елда Калмык округы бетерелеп, җирләре Сал округына кертелә. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң калмыкларның бер өлеше Әстерхан фетнәсендә катнаша. Кызыл гаскәрдән җиңелгәч, фетнәдә катнашкан калмыклар мөһаҗирлеккә китә. 1920 елның язында гына калмык җирләрендә Советлар хакимияте урнаша башлый. 1920 елның 4 ноябрендә ССРБ БҮБК һәм РСФСР ХКШ карары белән башкаласы Әстерхан (1928 елдан Элиста) булган Калмык автоном өлкәсе төзелә. 1935 елның 20 октябрендә Сталинград краендагы Калмык АӨ Калмык АССР итеп үзгәртеп төзелә. Бөек Ватан сугышы елларында калмык җирләренең зур өлешен алманнар басып ала. Өченче рейх белән хезмәттәшлек иткән Калмык атлы гаскәрендә (кавалерия корпусында) 3 500 калмык катнаша. Шуны сәбәп итеп, ССРБ Югары шурасының 1943 елның 27 декабре карары белән Калмык АССР бетерелә. ССРБ ХКШ 1943 елның 28 декабре карары белән калмык халкы (92 мең кеше) Алтай һәм Красноярск крайларына, Омск, Новосибирск өлкәләренә сөргенгә җибәрелә. Кырыс сөрген шартларында калмыкларның бер өлеше һәлак була. 1957 елда ССРБ хөкүмәте калмыкларны аклый, Ставрополь крае эчендә Калмык АӨ төзелә, 1958 елның июлендә Калмык АӨ Калмык АССР итеп үзгәртелә, 1994 елдан Калмыкия Республикасы. Сөргендәге калмыкларның күпчелеге (72 600 кеше) 1957-1959 елларда кире кайта.

РФ һәм чит илләрдәге диаспораларда калмыкларның этномәдәни оешмалары эшли, мәсәлән, 2000 елда оешкан «Калмык студентларының төбәкара берлеге» шундыйлардан.

Хуҗалык итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмыкларның төп кәсепләре булып күчмә һәм ярымкүчмә мал асрау торган. Мөгезле эре терлек, сарык, ат, дөяне далага иркенгә җибәреп асрыйлар. XIX гасырның икенче чирегеннән печән әзерләп, терлекләрне утарларда тота башлыйлар. Җәйрәннәргә ауга чыгалар.

Ат дирбиясе, хатын-кызларның бизәнү әйберләре өчен тимерне чүкеп бизәк төшерүче, агачны чокып савыт-саба ясаучы, күннән савытлар, сумка тегүче һөнәр ияләре була.

Утрак тормышка күчкәч, дуңгыз асрау, үгез җигеп җир сөрү, XIX гасыр уртасыннан түбән Идел буе калмыкларында бакча үстерү, XX гасыр башыннан яшелчә үстерү, сугарулы дөге үстерү башлана. Торгутлар Иделдә һәм Каспий диңгезендә балык тоту белән дә шөгыльләнә, шулай ук тоз чыгаралар.

Көнкүреш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күчмә калмыкларның яши торган йортларытирмә (юрта, гер, баштарак сүтелмәгән хәлдә арбаларда күчерелеп йөртелгән). Калмык авылы (хотон) ир нәселе буенча бер-берсенә туган гаиләләрдән торган 4-10 тирмәдән гыйбарәт булган. Тирмәләр түгәрәк ясап куела, түгәрәк уртасына төнгә терлекләр кертеп калдырыла. Хотоннар башында зайсанг торган аймакларга, аймаклар олысларга берләшә.

Утрак тормышка күчкәч, башта җиргә казылган йортларда (землянка), ярымземлянкаларда яшиләр. Соңрак сугылган саман кирпечтән яки кәстән өелгән диварлы йортлар сала башлыйлар, йорт түбәсен кәс яки балчык катыш камыш белән ябалар. Бай калмыклар кирпечтән яки бүрәнәдән рус йортына охшаган йортлар төзетәләр.

Киемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ир-атның эчке киеме ак күлмәк (киилг), чалбардан (шалвр) тора. Калмыклар өскә бишмәт (бюшмюд) кияләр, кыныга тыгылган пычак аскан билбау буалар, сул колакта алка йөртәләр, чәчләрне озын итеп үстереп, толымга үрәләр, өлкән яшьтәге калмыклар чәчләрен, баш түбәсендә бер тотам чәч калдырып, кырып йөртәләр. Калмык кыз балаларының өс киеме Кавказ халыкларыныкына охшаш. Алар 12-13 яшьтән алып, кияүгә чыкканчы күкрәкне һәм билне кысып торучы корсет (камзул) кия, корсет өстеннән киҗе-мамыктан тегелгән бастырма якалы, биленнән бөрмәле күлмәк (бииз), күлмәк өстеннән кафтан (терлг) кия. Чәчләрен толымга үрә, биек башлык (җатг, халвнг) кия. Аякка очлы борынлы, кара я кызыл төстәге үкчәле итек кия. Ир-ат һәм хатын-кыз баш киеменең өсте кызыл ефәк чук белән бизәлә (шунлыктан калмыкларга «кызылчуклар» дигән кушамат тагылган).

Ризыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп ризыклары — ит (күпчелек сарык ите, элегрәк заманда җиргә күмеп пешерелгән сарык түшкәсе), иттән пешерелгән ризыклар: ит шулпасы (шелюн), пилмән, казылык; сөт ризыклары: сыр, эремчек (адмг), кымыз (чиген), сыер сөтеннән ясалган кефир (чидмег), эремчек суыннан куылган аракы (арька), аракы куудан калган эремчек куесыннан кыш өчен кояшта киптереп ясалган корт (хурс). Калмыклар яңа сауган сөт эчмәгән. Төче камырдан күмәч (гуйр), коймак (цельвиг), бавырсак (борцок) әзерләгәннәр. Төп эчемлекләре — такта (кирпеч) чәйдән пешерелгән, сөт, май, тоз, төрле тәмләткечләр (мөшкәт, дәфнә яфрагы) салган эчемлек.

Күчмә калмыклар кулланган савыт-саба — казан, май яза торган гөбе, агачтан эшләнгән чәй савыты (домб), ит сала торган савыт (тавг). Эретелгән майны терлек ашказаныннан яки эчәгесеннән тегелгән капчыкта саклаганнар. XX гасырның беренче чирегендә кулланылышка фарфор һәм фаянс савыт-саба керә башлый.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмыкларда катгый рәвештә ир-ат ягыннан туганнарга бернинди буында да үзара өйләнешергә ярамаган. Кыз өчен калым түләгәннәр, кыз артыннан бирнә җибәргәннәр. Кыз урлау, левират һәм сорорат киң таралган була. Бай калмыклар бердән артык хатын белән торган. Килен ире ягы туганнарына киенгән килеш кенә күренергә тиеш була.

Бәйрәмнәрдән иң әһәмиятлеләре — кыш башындагы Яңа ел (Зул), февральдә Ак ай бәйрәме (Цаган сар), җәйге Су бәйрәме (Урюс сар).

Халык авыз иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. Путин, Кирсан Илюмжинов (у)

Калмыкларның халык авыз иҗатына мифлар, легендалар, әкиятләр, каһарманнар турында дастаннар, йола җырлары керә. Калмыкларның иң билгеле фольклор әсәре — «Җангар» каһарман эпосы. Үзенчәлекле фольклор төрләре дә бар: яхшылык теләү (йорел), каргау (харал), мактау (мактал), 3-4 юллык табышмаклар, туйда сүз белән ярышулар (кемялген), елау-сыктаулар.

Озын һәм кыска җырлары бар. Озын җырлар (уту дун) аерым гына, уен коралыннан башка җырлана. Кыска җырлар (ахр дун) думбырага кушылып башкарыла.

Калмык ирләре биюе кызу тизлектә, хатын-кыз биюе салмаграк ритмда башкарыла.

Музыка уен коралларыннан бииве, шовшур дип аталаган флейталар, җимбур дип аталган сорнай, Сарытау гармунына охшаган икел дип аталган гармун, кыллы хур һәм чиртмә шударга уен кораллары кулланылган. Өч кыллы думбыра һәм монгол цимбалының кардәше булган җингинур уен кораллары хәзерге калмык халык уен кораллары оркестрларында файдаланыла. Борынгы заманда калмыкларга Тибеттан кергән уен кораллары (мәсәлән, бүрә, үкер-бүрә дигән озын торбалар, кешенең бот сөягеннән ясала торган ганглин дигән кыска торба, ком сәгатенә охшаган барабаннар, кулга тотып (бармакларга киеп) уйный торган кыңгыраулар, даркша тарелкалары) бөтенләй кулланылмый башлаган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 12 (Исл-Кан). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-343-9

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Джангар. Калмыцкий героический эпос (перевод С. Липкина). М., 1958.
  2. Ользеева С.З. Калмыцкие обычаи и традиции. Элиста, 2003.
  3. Бичеев Б.А. Дети Неба – синие Волки. Мифолого-религиозные основы формирования этнического сознания калмыков. Элиста, 2005.
  4. Бадмаева Ц.А. Философско-культурологический анализ традиционной калмыцкой культуры. Элиста, 2006.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]