Терек (елга)
| Терек | |
|---|---|
| карач.-балк. Терк суу гөрҗ. თერგი чеч. Терк нуг. Терк сув кабард.-чирк. Тэрч осет. Терк | |
| Су агымы башы | Казбек |
| Кушыла: | Каспий диңгезе |
| Кушылдыгы | Балык[d], Урух[d], Ардон[d], Сунжа, Урсдон[d], Лескен, Кистинка, Аргубли, Куян, Деменюк, Армхи[d], Камбилеевка[d], Кака, Курп (Тереки кушылдыгы), Чхери[d] һәм Акбашский канал[d] |
| Су җыю бассейны | бассейн Терека[d] |
| Объектның бассейны илләре | Гөрҗистан һәм Россия |
| Су чыгымы | 305 м³/с |
| Бассейн мәйданы | 43 200 км² |
| Дөнья кисәге | Азия |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Мцхета-Мтианети төбәге[d], Кабарда-Балкария, Төньяк Осетия, Чечня һәм Дагстан |
| Озынлык | 623 km |
| Бассейн категориясе | [d] |
һәм Терек (рус. Терек, гөрҗ. თერგი Тэрги, осет. Терк, кабард.-чирк. Тэрч, карач.-балк. Терк суу, чеч. Терк, ком. Терек сув) — Төньяк Кавказдагы елга.
Озынлыгы 623 км. Бассейнының мәйданы 43,2 мең км². Зур Кавказның төньяк битләүләреннән башлана; түбәнрәк, Дарьял тарлавыгында Ян тезмәне кисеп үтә. Таулардан чыкканнан соң тигезлек буйлап агып, Каспий диңгезенә дельта (мәйданы 4000 км²) хасил итеп коя.
Кар, яңгыр, грунт суларыннан туена. Кышын кыска вакытка боз белән каплана. Суы сугаруга сарыфлана. Төп кушылдыклары: сул — Ардон, Урух, Малка (Баксан белән); уңда — Сунжа. Мәздәк шәһәреннән югарырак Теректан Терек-Кума каналы башлана.
Таулы өлешендә Терек һәм аның кушылдыклардан электр энергиясе алу өчен Баксан, Гизелдон ГЭСлары төзелгән. Елга балыкка бай. Терек буенда Мәздәк, Кизләр шәһәрләре урнашкан.
