Казбек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казбек latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Казбек (карач.-балк. qaz/ chaz/ qas + bek — «җиңелмәс юлбашчы»[1]; гөрҗ. მყინვარწვერი [Кинави] — боз пик (түбә), яки {{lang-ka2|მყინვარი — Минварис[2]; осет. Сæнайы хох; ингуш. Башлоам — иреүче тау; чеч. Башлам — потенциаль актив[3] стратовулкан, Кавказ тауларының иң көнчыгыш биш меңлеге, Балтыйк биеклек системасында 5033,8 м.. Үзәк Кавказның көнчыгыш өлешендә Русия һәм Грузия чигендә, Хох сыртының көнчыгыш өлешендә урнашкан. Соңгы тапкыр вулкан б. э. тиклем 650 елда ургылган.

Тау тирәсеннән Хәрби-Грузин юлы үтә[4].

Казбекның Дарьял тарлавыгы (3600 метрлык) битләвендә бер өлеше бәләкәй тау төйәге итеп яңадан корылган (хәзер эшләмәүче) метеостанция урнашкан [5].

Исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эзләнүче В. А. Никонов тауның исеме турында нәрсә яза:

«XIX гасыр башында тау итәгендәге авылга кергән биләмәләр кенәз Казбек кулында булган, аның исеме Казбеги ауылының атамасы булып киткән, авыл исемен рустар тау атамасы итеп алган»[6].

Грузин атамасы — Кинави (яки гади әйткәндә, Мкинвари) «бозлы тау» яки «бозлы түбә» дип тәрҗемә ителә. Казбекның осетин атамаларының берсе — Урхо — сүзмә-сүз «ак тау» дип тәрҗемә ителә[7]. Тауның ингуш һәм чечен атамасы — ингл. Баш-лам / чеч. Баш-Лам «иреүче тау». Кабарды телендәге атамасы: Казб (халык арасында шулай ук «Бал» һәм «Ашау цык» — «Кече Эльбрус» буларак билгеле). Сармак (Чармак) бина корта — ләү яткан түбә.

Эзләнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казбек түбәсенә (көньяк-көнчыгыш битләвенә) башлангыч тапкыр 1868 елда британиялеләр — 23 яшьлек Д. Решил, Төкер һәм А. У. Мур күтәрелгән.

Казбек түбәсен буйсындырыучы һәм анда башлангыч геологик һәм метеорологик эзләнү башкарган эзләнүче рус геодезисы А. В. Пастухов (1889, төньяктан Гена-Тын бозлыгыннан) менгән. Аның белән бергә түбәгә 60 яшьлек озатучы осетин Царахов Тепсарико да барып җитә. Тикшеренүчеләр түбәгә кызыл әләм кадаган, һәм һава яхшы булганда, ул Владикавказ шәһәреннән күренә.

1891 елда шул ук маршрут буенча Готфрид Мерах[8]үткән.

Казбек түбәсенә 1923 елның 28 августында Георгий Николаевич Николадзе инициативасы белән күпчелеге Тбилиси университеты студентларыннан, 18 кеше, (ССРБдә беренче) торган совет экспедициясе күтәрелгән.

2007 елда ЮНЕСКО эгидасы астында Төньяк Осетиядә үткән «Тау территорияләрен тотрыклы үстерүдә инновацион технологияләр» VI халыкара конференциясендә геологлар 2002 елның 20 сентябрендә Кармадон тарлавыгы һәлакәте буенча биш ел алып барылган тикшеренүләргә йомгак ясады. Конференция материалларында, тикшерү күрсәтүенчә, «Йоклаган Казбек вулканының Колка бозлыгына газ-динамик тәэсир ясавы куркыныч „көч“ чыгарып ташланышына китергән».

2004 елда Май мәмерйәсе, фаразларның берсе буенча, моннан 40 мең чамасы ел элек «вулкан кышына» һәм неандертальләрнең юкка чыгуына алып килгән Италиядәге Флегрей кырларындагы супер кайнау һәм Көньяк Карпатта Изге Анна вулканының ургылуы белән бер чорда Казбекның да ургылуын дәлилләгән вулкан көле табылган[9].

Бозлыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казбекның бөтен тупламалар массивыннан нык өзгеләнгән көчле бозлыклар төрле якка шуып төшә:

  • Гергерт — көньяк-көнчыгышта,
  • Чача — төньякта,
  • Дворак — төньяк-көнчыгышта,
  • Арбаны — көнчыгышта,
  • Майли (Геналдон тарлавыгында, шул ук Кармадон тарлавыгында Майли яйласыннан) — төньяк-көнбатышта[10].

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казбек. Август 2011.
Рус рәссамы В. В. Верещагин. «Казбек тавы», 1898
Казбек. Август 2011.

Казбек белән бик күп борынгы легендалар һәм истәлекле урыннар бәйле. Якынча 3800 м биеклектәге мәмерйә 80 метрлык кыя стенада борынгы грузин Бетлеми (Вифлеем) монастыры бар. «Картлис цховреба» елъязмасы буенча, борынгы гасырларда монахлар салынкы тимер чылбыр буенча иң изге әйберләр һәм чиркәү хазинасы сакланган монастырга күтәрелә торган булган. Мәгълүматлар буенча, алланың ихтыяры буенча Бетлем монастырына күтәрелгән изге Иосиф, Ираклий патшага Авраам чатырының кисәген бүләк иткән.

Казбек урындагы тау халкы белән бәйле көчле аллалар һәм батырлар турындагы шигъри хикәяләр, хикәятләр һәм легендалар иҗат ителгән үзәк булган. Мәсәлән, борын грузиннар Казбекны христианнарның изге урыны дип күзаллаган. Ингушлар ел саен Казбек янында мәҗүси ходайларына корбан китергән. Һәм «тау башы» үзе — Казбекның карлы түбәсе — тау халкының рухи ижатында күренекле роль уйнаган.

Ингушлар, Гвилети (ингл. Гелат) авылы халкы ел саен Казбекка якын мәҗүси ходайларына корбан китергәннәр. Гвилетлыларның ышанулары буенча, имештер, тау түбәсендә кешеләргә күктән ут урларга маташкан өчен аллалар богаулап каяга беркетеп куйган Куркъа исемле егет яткан серле мәгарә бар. Ул, йөрәген ерткыч кош чукыганлыктан, авыртуга чыдый алмый ыңгыраша икән.

Гергели Троицк чиркәве

Хевидың (Казбекка якын урнашкан тарихи өлкә) төп бизәге һәм аның символы да булып хәзер Степанцминда дип йөртелгән иске Казбеги касабасының бер өлеше булган Гергети авылы өстендә торган Троицк чиркәве санала, анда бер вакыт Грузия мәгрифәтчесе изге Нино (IV гасыр) тәресе сакланган. Гыйбадәтханә Казбек фонында, Степанцминда (элеккеге Казбег) касабасы өстендә бик матур урнашкан. Бу корам Изге Троицага арналса да, аның төп бәйрәмые — 28 август, Успения Гайса пәйгамбәр анасы (Богородица) көне.

Якынча 4100 метр биеклектә Бетлеми борынгы монастырь комплексы бар. 3675 метр биеклектә, альпинистлар өчен сыену буларак файдаланылган, иске метеостанция урнашкан. Метеостанция бинасыннан үрдәрәк, Казбек түбәсенә күтәрелгән юлда, якынча 3900 м биеклектә, хәзерге заман кече чиркәве (часовня) тора.

Фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елгы совет маркасы

2013 елның 10 сентябрендә 45 яшьлек Грузия президенты Михаил Саакашвили Зур Кавказ сыртының Казбек тавына[11]күтәрелде. Ул 1995 елның 30 июнендә күмәк кеше катнашкан альпиниада чарасында 55 яшендә төньяк Тянь-Шанның Абай пигына (4010 м) күтәрелгән Казакъстан президенты Нурсолтан Әбеш улы Назарбаевтан кала икенче альпинист президент булды.

Топографик картасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. И. Алиев, 3. И. Алиева. Карачаево-балкарские личные имена. — С. 334. — ISBN 5-900471-30-6.
  2. Инструкция по русской передаче географических названий Грузинской ССР. — М., 1972. — С. 9.
  3. Лебедев В.А., Вашакидзе Г.Т. {{{башлык}}} // Вулканология И Сейсмология. — С. 39.
  4. Казбек, гора // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  5. Ольга Неподоба.. Незаслуженно забытая Грузия. Газета «Вольный ветер», № 66, октябрь 2004 года. 2010-04-06 тикшерелде.
  6. Никонов В. А. Краткий топонимический словарь.. — Калып:Указание места в библиоссылке, 1966. — С. 167.
  7. Казбек — Географический словарь
  8. Сергей Анисимов Кавказский Край путеводитель. М-Л.: ГИЗ, 1927
  9. Ни о каких контактах неандертальцев и сапиенсов в Европе говорить не приходится — Антропогенез. РУ
  10. Со всего массива Казбека спускаются во все стороны сильно разорванные мощные ледники: …
  11. Президент Саакашвили забрался на Казбек

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]