Бородино бәрелеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бородино бәрелеше latin yazuında])
Бородино бәрелеше
Төп низаг: Наполеон сугышлары
1812 елгы Ватан сугышы

Луи Лежена рәсеме
Дата

7 (1812 ел) сентябрь

Урын

Россия империясе,
Бородино авылы

Сәбәп

Франция агрессиясе

Көндәшләр
Русия империясе байрагы Россия империясе
Франция байрагы Франция
Австрия байрагы Австрия
Алмания байрагы Алмания
Швейцария байрагы Швейцария
Польша байрагы Польша
Испания байрагы Испания
Италия байрагы Италия
Алмания байрагы Алмания
Сәргаскәрләр
Михаил Кутузов Наполеон Бонапарт
Яклар көчләре
113 мең, 7 мең казак,

10 мең ополчение, 624 туп

135 мең,

587 туп

Югалтулар
40-45 мең 30-58 мең

Бородино бәрелеше (француз тарихында — Мәскәү-елгасы янындагы сугыш, фр. Bataille de la Moskova) — 1812 елгы Ватан сугышының генерал Михаил Кутузов җитәкчелегендәге Россия империясенең гаскәре һәм француз Наполеон гаскәре арасында иң зур бәрелеше, 1812 елның 7 сентябрендә Бородино авылы янында (Мәскәүдән 125 км арада) узган.

12 сәгатьлек бәрелеш дәвамында Франция гаскәре үзәк һәм сул канатта булган Россия позицияләрен басып ала, ләкин сугыш хәрәкәтләре тәмамланганнан соң, чыгыш позицияләренә чигенә. Рус тарих белемендә Россия гаскәре җиңгән дип санала, ләкин киләсе көндә Кутузов зур югалтулар сәбәпле чигенергә әмер бирә, шуңа күрә Россия гаскәре сугыш мәйданыннан китеп, фактик рәвештә чигенә, димәк җиңелә.

Бер көнлек бәрелешләрнең иң канкойгыч бәрелеше булып санала.

Сугышның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

24 июнь — Бонапарт җитәкләгән француз гаскәрләре, сугыш игълан итмичә, Неман елгасы аша Россиягә бәреп керә. 1812 елгы Ватан сугышы башлана.

Сугышның башлангыч чорында Михаил Барклай де Толли бөтен Россия гаскәре белән җитәкчелек иткән, берничә җиңелүдән соң, вазифаларын Кутузовка тапшыра.

Александр I Кутузовны яратмавына карамастан каты хәлдә 1812 елда Кутузовны гаскәр башлыгына яңадан билгеләргә мәҗбүр була. Кутузов сак тактиканы сайлап Россия гаскәрен саклый.

Смоленскийдән чигенеп, Кутузов, Александр I таләбе аркасында, төп бәрелешкә чыгарга мәҗбүр була. Россия һәм Наполеон гаскәрләре арасында хәлиткеч бәрелеш Мәскәү алдында уза. Бородино авылы янында ике гаскәр, төп көчләрен туплап, тарихта иң канкойгыч бер көнлек бәрелешкә керә.

Шевардин редуты өчен бәрелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шевардин редутына һөҗүм. Николай Самокиш, 1910

Төп сугыш алдыннан 5 сентябрьдә Шевардин редуты өчен бәрелеш уза, француз һөҗүмен кире кайтаруга карамастан, Кутузов Горчаков җитәкчелегендәге көчләргә редуттан китәргә һәм төп көчләргә кушылырга әмер бирә.

7 сентябрь — Мәшһүр Бородино сугышы башлана.

Бәрелешнең тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәрелешнең төп вакыйгалары.

Тучков, Николай АлексеевичБагратион, Пётр ИвановичТучков, Александр АлексеевичВоронцов, Михаил СемёновичКампанДессеДавуЛихачёв, Пётр ГавриловичОгюст КоленкурМонбренАлександр Кутайсов

Билгеләр: † — һәлак булу, / — әсирлек, % — яралану


1812 елгы рус-француз сугышында татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәрелештә татар-башкорт атлы гаскәре актив катнаша, күрсәтелгән батырлыгы өчен сугыштан соң Мәскәүдә Татар урамында Тарихи мәчет төзелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сегюр Ф. де Поход в Россию. — Смоленск: Русич, 2003. — 448 с. — ISBN 5-8138-0521-4.
  • Тарле Е. В. Бородино // Собрание сочинений: в 12 томах. — М.: Издательство АН СССР, 1962. — Т. 12. — С. 406—476.
  • Тарле Е. В. Глава V. Бородино // Нашествие Наполеона на Россию // Собрание сочинений: в 12 томах. — М.: Издательство АН СССР, 1959. — Т. 7. — С. 569—582.
  • Троицкий Н. А. 1812. Великий год России. — М.: Мысль, 1988. — 348 с. — ISBN 5-244-00070-5.
  • Троицкий Н. А. Александр I и Наполеон. — М.: Высшая школа, 1994. — 302 с. — ISBN 5-06-002839-9.
  • Чья победа? (Беседа с участием А. Вальковича, Б. Абалихина, А. Васильева, В. Безотосного, А. Тартаковского, Л. Ивченко) // Журнал «Родина». — 1992. — № 6/7. — С. 72—75.