Эчтәлеккә күчү

Коймак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коймак latin yazuında])
Коймак
Рәсем
Чыгыш иле  Франция
Материал төре коровье молоко[d], бодай оны[d], йомырка[d] һәм атланмай
Һәштәге crepe
 Коймак Викиҗыентыкта

Коймак — табада сыек камырдан кыздырып ясала торган яссы һәм түгәрәк камыр ашамлыгы (рус мичендә коймакларның өске ягы пешерелә). Коймаклар мөстәкыйль ризык кебек һәм эчлек белән ашала.

Коймаклар (көлчә), бәлки, оннан ясалган беренче ризык һәм тамырлары белән борынгы заманнарга китә. Аларның төрләре пешерүдә онны куллана торган бөтен халыкларда да бар: рус коймаклары, француз (юка) коймаклары, монгол гамбиры, кытай коймаклары, болгар палачинкалары, инглиз pancakes, һинд досасы, эфиоплар ынджерасы, мордва коймаклары һ.б.