Шлама (авыл)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шлама (авыл) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шлама
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Чаллыбаш районы
Координатлар 54°21'10.3"N, 50°51'5.4"E
Нигезләнгән 1921
Беренче телгә алу 1921
Халык саны 385 кеше
Милли состав татарлар, руслар, чуашлар, мордва
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Шламка

Шлама (рус. Шламка) — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы авыл. Краснояриха авыл җирлегенә карый.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[1], урман-дала зонасында[2], районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан көньяк-көнбатышка якынча 15 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 ° C (абсолют максимум 42 ° C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 ° C (абсолют минимум -47 ° C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[1]

Вакыт зонасы

Шлама, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга XVII гасырның икенче яртысында Ярославль ягыннан килүчеләр тарафыннан нигез салына.[3] Башта рус авылы булып санала, XX гасырда авылга татарлар, чуашлар, мордва халкы килеп төпләнә башлый.[4][5]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[6]
385
Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 388 кешенең 40% тәшкил иткән,[7] 2010 елда 385 кешенең шулай ук 40% тәшкил иткән[8], татарлардан тыш руслар, чуашлар, мордва яши.[3]

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, мәчет, фельдшер‑акушерлык пункты, саклык кассасы, элемтә бүлеге, кибет эшли.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  2. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  3. 3,0 3,1 3,2 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  4. Историческая справка.
  5. Гибадуллина Р.Р.. Исследование татарского этноса на территории Челно-Вершинского района: численность, традиции, культура.
  6. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  7. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  8. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.