Эчтәлеккә күчү

Үрге Чебенле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үрге Чебенле latin yazuında])
Үрге Чебенле
Халык саны 870 (2010, ҖанисәпEdit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 52°0'20.999"тн, 55°37'14.999"кнч
Почта индексы 461446 Edit this on Wikidata
Карта

Үрге ЧебенлеЫрынбур өлкәсенең Сакмар районында урнашкан татар авылы, авыл советы үзәге. 870 кеше яши, татарлар. Сакмар елгасының сул як ярында урнашкан. Лирон Хәмидуллин Чебенле авыллары атамасын щебенка (вак таш) сүзеннән күрә. Ырынбур каласы салынганда бу яктагы баз-чокырлардан (карьер) таш чыгаралар.

Үрге һәм Түбән Чебенле авылларын Татар Каргалысы кешеләре нигезли. Билгеле булганча Каргалы сәүдәгәрләр бистәсе була. Ул Казан артыннан җирсезлектән интеккән кешеләрне үзенә тарта. Бистә белән идарә иткән сәүдәгәрләр бистә халкын әкренләп Урал ягына озата бара. 1755 елны Каргалыдан игенчеләр килеп, беренче казык кагалар.

1798 елны Чебенле халкын Башкорт-Мишәр гаскәренә кертәләр. 1840 елны исә казак катламына күчерәләр. Моның белән килешмәгән кайберәүләр яңа җирләргә күчә. Шул рәвешле Яңа Чебенле, Яңа Мораптал (хәзер Башкортстанда), 1нче Имангол, Әүстән авыллары барлыкка килә.[1]

Башлангыч мәктәп 1832-33 елны ачыла.

2009 елның декабрендә 2 катлы авыл мәктәбе бинасы ишелер хәлгә җиткәч, ул ябыла. Балалар күрше Дмитриевка мәктәбенә йөрергә мәҗбүр ителделәр. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, бу вакыйга хәерле тәмамланды.[2] 2010 елның җәендә яңартылган мәктәп бинасы яңадан ишекләрен ачты. Анда хәзер 100 якын бала укып йөри.

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чебенленең фольклор «Дуслык» ансамбле киң билгеле.