Мулла (Самар өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мулла (Самар өлкәсе) latin yazuında])
(Мулла (Самара өлкәсе) битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мулла (Самара өлкәсе)
География
Ил Россия
Координатлар 53°46'24.9"N, 50°9'39.6"E
Почта индексы 446878 Edit this on Wikidata

Мулловка (рус. Мулловка) — Самар өлкәсенең Елхау районында урнашкан сала.

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Самар вакыты

Мулла (Самар өлкәсе) Самар вакыты (Samara Time Zone, SAMT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +4:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +1 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+1 итеп күрсәтелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002[1] 2010[2]
394 417

2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (92%), руслар (4,1%).[3][4]

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу җирләргә беренче күчеп килүчеләр арасында бик укымышлы Әлимбәк исемле мулла булган, диләр. Шуңа күрә авылга да аның исеме бирелгән. Муллага нигез салучылар өскә авып үскән урманнан агач кисеп, үзләренә йортлар корганнар. Бүген дә авыл төрле яктан яшел урманнар, киң болыннар белән уратып алынган, аның табигате матурлыгына hич чама юк.

Ике гасырга сузылган гомере эчендә Мулла халкы күп кыенлыклар күргән. 1909 елда 206 йортлы авылда янгын чыгып, бөтен каралты-куралар янып бетә. Аларны торгызып та өлгермиләр, беренче бөтендөнья сугышы башлана, һәм авылның бар булган ир-атлары сугышка китә. Күбесе шунда ятып кала. 1917 елгы Февраль hәм Октябрь революцияләре дә күп кешенең башына җитә. Җитмәсә, бу тетрәнүләрдән айнып бетмәгән халык өстенә 1921 елгы ачлык ябырыла.

1931 елда биредә колхоз оештырыла. Аның беренче рәисе итеп Нетфулла ага Каhировны сайлап куялар. Тик күмәк хуҗалык эшләрен җайга салып җибәрергә дә өлгермиләр, Бөек Ватан сугышы башлана. Бу юлы да авылның ике йөздән артык ир-егетләре сугышка китеп бара. Шуларның 89сы гына кире кайта, калганнары сугыш кырларында ятып кала. Ә 1944 елда авыл халкы септик ангинадан кырыла. Бер ай эчендә 150ләп кеше вафат була. Фронттан отпускка кайткан Шәрифулла Фәткулловны өендә Баян атлы эте генә каршы ала: әтисе, әнисе, ике энесе, өч сеңелесе - барысы да гүр ияләре. Мондый мисалларны күп китерергә була. Сугышның бөтен җәзаларын күреп, туган авылына кайткан яралы солдатларны да жәлләми ангина. Безнең авыл халкының тормышы, хәер, башкаларныкы кебек үк, 60нчы елларда гына җайга салына башлый. Авылга электр уты кертелә, су колонкалары куела, яңа мәктәп бинасы төзелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Елхау районы