Эчтәлеккә күчү

Пүчинкә авыл

57°57′16″ с. ш. 52°15′58″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пүчинкә авыл latin yazuında])
Пүчинкә авыл
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Муниципальное образование «Ёжевское»[d]
Халык саны 226 (2012)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 209 метр
Почта индексы 427690
Карта

Пүчинкә авыл[2] (удм. Починки, рус. Починки) — Удмуртиянең Юкамен районындагы татар авылы.

Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка таба турыдан якынча 6 километр ераклыкта урнашкан.

Пүчинкә авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.[3]

Авыл атамасы русча починок (яңа барлыкка килгән авыл) сүзеннән чыккан.

Авыл беренче тапкыр Починошная пүчинкәсе буларак 1707 елда искә алына, ул вакыт биредә 8 йортта 25 татар кешесе, 6 йортта 20 бисермән кешесе яшәгән. 1747 елда биредә 43 ир-ат исәпкә алына, 29 татар, 14 бисермән. 1763 елда 183 татар, 80 керәшен бисермән, 12 керәшен татары яшәгән. 1891 елда 96 йортта 507 татар, 132 бисермән, 1 урыс яшәгән. 1959 елдан гына җирле халык татарлар дип исәпләнә башлый, ул вакыт биредә 413 кеше яшәгән.[4]

  1. Н/Д[5]


2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар 264 кешенең 79 % тәшкил иткән.[6]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Авылда 1744 елда ук күптән төзелгән мәчет булуы билгеле. 1826 елда яңа мәчет ачыла, совет чорында ябыла. XXI гасыр башында яңа мәчет төзелә.[2]