Эчкен сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эчкен сөйләше latin yazuında])
Эчкен сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Көнчыгыш Чиләбе өлкәсе, Курган өлкәсе

 Классификация
Төркем:

Эчкен сөйләше – татар теленең Уралның аръягында таралган сөйләше. Эчкен татарлары арасында таралган.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эчкен сөйләше вәкилләре Чиләбе өлкәсенең Усман (рус. Усманово), Үзбәгәрәк (Усть-Багаряк), Ачлыкүл (Ачлыкулево), Октябрь (Октябрьск) һәм Курган өлкәсенең Өчкүл (Учкулево), Әмәнкүл (Иванково), Тозау (Тузово), Әлмән (Альменево), Бишнәк (Вишняково), Өчкүл (Трехозерки), Кара елга (Черные речки), Эчкен (Юлдус), Себергән (Сибиркино), Тагыл (Кызылбай), Тарсук (Терсюк) авылларында яшиләр. Бу төркем татарлар халык телендә Себер юлы татарлары, ә рәсми документларда мишәрләр дип йөртелгәннәр.

Эчкен сөйләше урта диалектның Урал төбәге сөйләшләре белән зур уртаклык күрсәтә. Шуның белән бергә, мишәр һәм себер диалектлары белән уртак үзенчәлекләр дә шактый урын алган.

Эчкен сөйләше формалашуда, нигездә, йомышлы татарлар һәм Идел буйларыннан килгән татарлар катнашкан. Бу процесста себер татарлары һәм билгеле бер дәрәҗәдә башкорт кабиләләренең дә роле булган.

Фонетик үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сузыклар. Авазларның составы, ясалышы ягыннан эчкен сөйләше татар әдәби теленнән аерылмый диярлек. Үзенчәлекләр фәкать авазлар тәңгәллегенә генә кайтып кала. ы~а, э(е)~ә тәңгәллекләре аерым сүзләрдә теркәлгән: аждагы — аждаһа, йаңы — йаңа (яңа), цагыз — кәгазь, турада — турыда, мэктеп — мәктәп; -тнчы/гәнче һәм -тла/-гәлә кушымчаларында исә ы~а, э(е)~ә системалы характерда: йеткенце — җиткәнче, көлгенце — көлгәнче, ҡайтҡынцы — кайтканчы, булгылау — булгалау, йыйгылау — җыйгалау һ. б. ә~и. Бер төркем сүзләрдә киң ә сузыгы и авазына тәңгәл килә: кәштә — киштә, кәрәк — кирәк, шәкәр — шикәр, бәк — бик, кәм — ким, әпәй — ипи, кәбән — кибән. ы~у тәңгәллеге сөйләштә бер төркем сүзләрдә күзәтелә: ыцлау — уклау, быйау — буйау (буяу), мынца — мунча, Ысман — Усман. Бу үзенчәлек күрсәтү алмашлыкларында да очрый: бы — бу, шы//шыл — шул, шының — шуның, шындый — шундый. ө~ү: көңөл — күңел, бөгөн — бүген, төгәл — түгел, шөрләү— шүрләү.

-ай/-әй~-ый/-ий татар теленең кайбер башка сөйләшләренә (касыйм, нократ, минзәлә, бөре) хас, шулай ук себер диалектларының төп үзенчәлеге санала. Төрки телләрдән исә башкорт, кумык, карачай телләрендә бар.

Фарингаль һ авазы эчкен сөйләшенә дә хас түгел. Шуңа күрә сүз башында кулланылмый: аман — һаман, өнәр — һөнәр, иц — һич, эр — һәр һ. б. Сүз уртасында г~һ бер сүздә генә теркәлгән: аждагы — аҗдаһа. й~һи: Шәйдә — Шәһидә, Фәймә — Фәһимә, Майкамал — Маһикамал. х~һ: Махизамал — Маһиҗамал, йәхәннәм — җәһәннәм, Йәүхә-рийә — Җәүһәрия, Гөлҗихан — Гөлҗиһан, мәхәр — мәһәр.

Ассимиляция (охшашлану). Саңгырау ш тартыгына беткән сүзләргә -сыз кушымчасы ялганганда, кушымчадагы с авазы ш авазына охшашлана: башшыз — башсыз, ушшыз — һушсыз, ташшыз — ташсыз, ашшыз — ашсыз һ. б.

Лексик үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диалекталь лексика тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләренә карый. Туганлык терминнары: азый — абый, атай — әти, инәй — әни, цайнем, цайным — иренең әтисе, каената, цайнә — иренең әнисе, каенана, цаймикә — иренең апасы, каенбикә, йорцы — иренең энесе, каене, тудыца{й) туган — туганнан туган.

Хуҗалык, йорт-җир, каралты-кура белән бәйле сүзләр: аралыц — тыкрык, ацылма — ике якка ачыла торган тәрәзә, анцура — бәрәңге бакчасы, батмаш — өйалды баскычы.

Тормыш-көнкүреш лексикасы. Аш-су исемнәре: ашманцы — пешекче, повар, онаш — токмач, бәтер — юка, цурмац — кыздырылган, куырылган бодай, цыстымбай — кыстыбый.

Кием-салым, бизәнү әйберләре: ату — үкчәсез читек, ҡолбау — мәрҗән, пыйма — киез итек, цапма — хатын-кыз бизәнү әйбере.

Кеше белән бәйле сүзләр: бөйәнә — бөер, үпцә — үкчә, султый — сулагай, йобау — ябык, йөзлек — аяк йөзе, йолдызсыз — сөйкемсез.

Хайваннар дөньясы белән бәйле сүзләр: куғыр — үгез, бәрәкәй — бәрән, цолцай — тай, цоралай — кыр кәҗәсе, ҡузы — сарык бәрәне, ҡуй — сарык, ҡураз — әтәч, тартай — тартар, туғазаҡ — ялгыз, бала чыгармаган кош-корт, туҡыртма — тукран, цыбыцай — кыр үрдәгенең бер төре, цүгэрэй — чүрәкәй (үрдәкнең бер төре), элпә — балык тәнкәсе.

Үсемлек атамалары: ҡаwын — кабак, ҡосоҡчикләвек, көртмәле — мүк җиләге, пыйаз — суган, цәнцешэк — кычыткан.

Табигать күренешләре, рельеф белән бәйле сүзләр: ҡотоҡ — яңгырдан соң җыелган су, ҡыргаҡ — корылык, батҡаҡ — балчык, пычрак, оро — кое, семелек — сазлык, сеңгәк — баткаклык.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]