Мәләкәс сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәләкәс сөйләше latin yazuında])
Мәләкәс сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Сембер өлкәсенең төньяк-көнчыгышы, Самар өлкәсенең төньяк-көнбатышы

 Классификация
Төркем:

Мәләкәс сөйләше (рус. мелекесский говор) — татар теленең мишәр диалекты сөйләше, ч-ләштерүче сөйләш булып тора[1]. Мәләкәс сөйләше Сембер өлкәсенең төньяк-көнчыгышын, Самар өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешен биләп тора. Ул төньяктан чистай, өлешчә урта диалектның Тау ягы сөйләшләре (тархан сөйләше) белән чикләнә.[2].

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәләкәс сөйләше Сембер өлкәсенең төньяк-көнчыгышын, Самар өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешен биләп тора.[2]

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фонетик билгеләре

Сөйләштә постпалатализация һәм ирепалатализация күренешләре (калынайту) башка сөйләшләргә караганда күбрәк, активрак кулланыла: корка (күркә), янаша (янәшә), мына (менә),

«Ц» авазы белән беррәттән «ч» («тч») авазы да ишетелә: петчэн (печән), пытчкы тибында. Ләкин бу күренеш ц авазына караганда сирәгрәк, азрак күзәтелә.

Дифтонгларның монофтонглашуы: сүлэү (сөйләү), үлэнү (өйләнү), ү (өй), арьан (әйрән).

Иренләшкән у — ү, о — ө сузык авазлары делабиализацияләнәләр: шылай (шулай), бы (бу).

Т, р тартыкларын өстәп сөйләү; цабырту (чабыру), күләткә (күләгә).

Тартык авазларны һәм иҗекләрне төшереп сөйләү: урдык, (урындык), дәшү (эндәшү), тее (теге), тагы (тагын), тирмән (тегермән),[2]

Граматик билгеләре

-гы, -ге аффиксы, кели ярдәмче фигыле белән берлектә, теләкне белдерә: эцкем кели (эчәсем килә) алгым кели (аласым килә).

Киләчәк заман хикәя фигыль кыскартылган кушма -ымын, -емен аффиксы ярдәмендә ясала: барымын (барырмын), асырымын (асрармын), килерем (килермен), йярем (йөрермен).

Әдәби телдәге хәл фигыль формасы -ганчы, -гәнче урынына -гынца, -генцә кулланыла: катькынца (кайтканчы), киткенцә (киткәнче).

Киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасы 1 нче затта -мас, -мәс аффиксы ярдәмендә бирелә: бармасмын (бармамын), бармасбыз (бармабыз), килмәсмен (килмәмен), килмәцбез (килмәбез).[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мишәр диалекты. Онлайн-энциклопедия Tatarica.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Әхәтов Г. X. Татар диалектологиясе. Югары уку йорты студентлары өчен дәреслек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984. 216 6. Б.109-111.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Садыйкова 3.Р. Мәләкәс сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. – Икенче китап. – Казан: Мәгариф, 2008. – 96–109 б.
  • Булатова М.Р. Мелекесский говор мишарского диалекта татарского языка: морфологические и лексические особенности // Актуальные проблемы казахского языкознания: Материалы международной научно-практической конференции, посвященной 80-летию профессора Б.К. Калиева. – Алматы: изд. КазУМОиМЯ имени Абылай хана, 2019. – С. 156-158.