Чистай сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чистай сөйләше latin yazuında])
Чистай сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Татарстанның Кама аръягы, Самар өлкәсенең төньяк-көнбатышы

 Классификация
Төркем:

Чистай сөйләше (рус. чистопольский говор) — Тау ягында таралган татар теленең мишәр диалекты сөйләше, катнаш характерда, ц-лаштыручы да, ч-ләштерүче дә сөйләш булып тора[1]. Сөйләш урта диалектның Минзәлә, Казан арты, Тау ягы сөйләшләре белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә анда күрше сөйләш билгеләре дә берникадәр күзәтелә[2].

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөйләш хәзерге Татарстанның Кама аръягы районнарында (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Спас, Норлат, Чирмешән, Чистай, Яңа Чишмә районнары татар авыллары, өлешчә Әлмәт, Лениногорск районнары) һәм шулай ук Самар өлкәсенең төньяк-көнбатышында (Чаллыбаш һәм өлешчә Кошки районнары) яшәүче татар-мишәрләр сөйләшен үз эченә ала.[2]

Чистай сөйләше Әлмәт районында Елхово, Түбән Абдул авылларында таралган. Мишәр диалекты белән уртаклык Кичүчат, Чупай, Миңлебай, Мәмәт — «Миңлебай ягы» авылларында да бар, шулай ук Сөләй, Яңа Нәдер, Кама Исмәгыйль авылларын нигезләүдә дә йомышлы татар-мишәрләр катнашкан. Аларның сөйләме урта диалектның минзәлә сөйләшенә нык яраклашкан.[3]

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби телдәге «ч» авазы урынына «ц» куллану — сөйләшнең төп үзенчәлекләреннән берсе: кацы (кайчы), цәй (чәй), циләк (чиләк). Кайбер авылларда «ч» («тч») авазы әйтелеп йөртелә. Мәсәлән, Чермешән районының Лашман авылында ч-лаштыру, ә шул ук районның күрше Бәркәтә, Үтәмеш, Чагадай авылларында ц-лаштыру өстенлек алган.[2]

Чистай сөйләшендә әдәби телдәге тирән тамак төбе тартыклары «къ», «гъ» урынына рус телендәге кебек «к», «г» авазлары кулланыла. Сөйләштәге бу авазлар әдәби телдәге «къ», «гъ» белән чагыштырганда, телнең алгырак өлешендә ясала.

Й-лаштыру — чистай сөйләшенә хас билгеләрнең берсе (ер (җыр), ян (җан), емеш (җимеш), йир (җир)). Чирмешән, Аксубай районнарында «й» белән беррәттән «җ» авазының да кулланылуы күзәтелә.

Сөйләштә дифтонгларны монофтонглаштыру киң таралган: кимак (коймак), кима (койма), күли (көйли).

Постпалатализация һәм препалатализация күренешләре күзәтелә: йогыру (йөгерү), матчы (мәче), котчок (көчек), йыллытч (җилпуч), кечетү (кычыту). Бу күренеш шулай ук урта диалектның бик күп сөйләшләрендә, Көнбатыш Себер татарлары диалектында киң таралган.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Онлайн-энциклопедия Tatarica.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Әхәтов Г. X. Татар диалектологиясе. Югары уку йорты студентлары өчен дәреслек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984. 216 6. Б.99-103.
  3. Языковой ландшафт. Альметьевская энциклопедия.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баязитова Ф.С., Мухаметова Г.Ф. Язык и культура: этнолингвистические исследования по татарским говорам региона юго-восточного Закамья Татарстана (чистопольский, мензелинский, крещено-татарские говоры). – Казань: Алма-Лит, 2008. — 285 с.
  • Казаринов В.А. О мишарях в Чистопольском уезде Казанской губернии // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Имп. Казанском ун-те.— Т. IV.— Казань, 1884.— С. 9—10.
  • Мингулова Р.Р. Особенности чистопольского говора татарского языка: автореф. дис. … канд. филол.наук. — Казань, 1963. – 19 с.
  • Рамазанова Д.Б. Чистай сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. – Икенче китап. –Казан: Мәгариф, 2008. – 222–238 б.
  • Хайбуллина Г.Х. Родная речь родного края (этнолингвистические наблюдения по чистопольскому говору мишарского диалекта татарского языка) // XXI гасыр фәне: Филология һәм сәнгать белеме мәсьәләләре. – 5 нче чыгарылыш: Яшь галимнәр һәм аспирантларның фәнни конференциясе материаллары (Казан, 18 май, 2011 ел). – Казан, 2011. – С.85–90.
  • Хәйбуллина Г.Х. Мишәр диалектының чистай сөйләшендә халык традицияләре лексикасы: өйләнешү туе // Творческие связи Казанской тюркской лингвистической школы: материалы международной научно-практической конференции, посвященной 80-летию Мирфатыха Закиева (Казань, 9 октября 2008 г.). - Казань, 2010. - С. 170 171.
  • Шамгунова Р.Р. О лексических особенностях чистопольского говора татарского языка // МТД.— Вып. 2.— Казань, 1962.— С. 236—241.
  • Шәмгунова Р.Р. Чистай сөйләшенең морфологик һәм синтаксик үзенчәлекәре // МТД.— Вып. 2.— Казань, 1962.— 89—134 б.
  • Шәмгунова Р.Р. Чистай төбәге сөйләшенең кайбер фонетик үзенчәлекләре // Татар теле һәм әдәбияты.— Казан, 1959.— 183—197 б.