Нагайбәк сөйләше
Нагайбәк сөйләше | |
Үзисем: |
татарча |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: | |
Классификация | |
Төркем: |
Нагайбәк сөйләше — татар теленең урта диалектына караган сөйләше.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк һәм Чибәркүл районнарында яшәүче нагайбәкләр арасында таралган.[1] Әлеге торак пунктлар элегрәк Оренбург губернасы Верхнеуральск өязе караганнар. XIX гасыр уртасына кадәр Уфа губернасының Бәләбәй өязендә Нагайбәк ныгытмасы янында яшәгәннәр.
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сөйләштә татар теленең урта диалектының Казан арты керәшеннәре сөйләшләреннән аерылмый диярлек, үзенчәлекләре нигездә янәшәдәге башкорт һәм казакъ телләре йогынтысында барлыкка кигән.
Нагайбәкләр сөйләшенә казан арты керәшеннәренә хас: фигыльләрдә -ыйым\-ийем (барыйым — барыйм, күрийем — күрим), -мын\-мен (Мин аны җакшы беләмен) кушымчалары кулланыла. Хәл фигыльләрдә әдәби телдәге -мый, -мыйча урыынна -мастан/ -мәстән кулланыла (курыкмастан җырлагыз — курыкмыйча җырлагыз.)
Нинди алмашлыгы урынына кандай куллану да үзенчәлек булып тора.