Эчтәлеккә күчү

Википедия:Бәйгеләр/Партнёрларныкы/Башкортстан татарлары/2023

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Партнёрларныкы/Башкортстан татарлары/2023 latin yazuında])
Проект һәм белешмәлекләр   Төп бит 2023   Бәяләү 2023   Нәтиҗәләр 2023   Оештыру 2023  
Башкортстан татарлары
2023 елгы вики-марафоны

21 февраль - 15 апрель көннәрендә (UTC буенча) Башкортстан татарлары турындагы Татарча Википедия мәкаләләре сыйфатын үстерү һәм табылуын җиңеләйтү марафонында катнаш!

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/6Mj5

«Башкортстан татарлары-2023» Википедия бәйгесенең төп максаты — Башкортстан татарлары һәм тормышына бәйле феноменнар турындагы мәкаләләрне тиешлечә форматлау, искәрмә-сылтамалар белән дәлилләү һәм табылуын яхшырту булып тора.

Миллиард татар
Миллиард татар

Бәйге инициаторы һәм спонсоры: Татарстан Республикасының «Татмедиа» медиаширкәтенә караган Миллиард.татар проекты (cайт). Бәйге дәвамында тупланган һәр балл #МинБезТатар 2022-2023 чикләрендә саналачак, кертелгән 1 кб тиң бәяләнә.

Спонсор бүләкләреннән тыш, Татарча Википедия җәмгыяте катнашучыларны сертификат-дипломнар һәм илче статуслары белән таный, хисап язмалары исемнәрен мәкаләләрнең бәхәс битләрендә, быелгы бәйгене бәяләү һәм нәтиҗәләр битләрендә күрсәтелә, алдынгыларныкы исә - бәйгенең «Дан аллеясенә» кертелә.

Тәртип

Татар теле регуляторы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты юнәлешендә
Россия телләре викимедиачыларының кулланучылар төркеме.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәте TATARICA
Россия илкүләм вики-волонтёрлар берләшмәсе:
* Эшчәнлеге турында
* Нигезнәмәсе (рус.)
* Таныклыклары (рус.)
ТР ФА Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән элемтәдә
Бөтендөнья татарлар конгрессы
Татнетны үстерү фонды
Санкт-Петербург татар медиафорумы
Белем радиосы
Татар порталлары берлеге
  • Бәйге бөтендөнья татарча вики-волонтёрлар берләшмәсе һәм партнёрлары тарафыннан оештырыла, нәтиҗәләр бәяләнә һәм җиңүчеләр таныла.
  • Бәяләүгә түбәндәге таләпләргә туры килгән мәкаләләр кабул ителә:
    1. Википедия (ВП): мәкалә Татарча Википедия тәртипләрен бозмый.
    2. Википедия (ВП): мәкалә зурлыгы кимендә 3000 символ (мәкаләнең үзгәртүләр тарихы бүлегендә күренә)
    3. Википедия (ВП): мәкалә Башкортстан татарлары төркеменә яки аның астөркеменә кертелгән.
    4. Викимәгълүмат (ВМ): бәйле элементның башындагы Исем/Метка (Label) һәм Тасвирлама/Описание (Description) кырлары кимендә ике телдә тутырылган (мәс. - татарча, русча, инглизчә, башкалар)
    5. Викимәгълүмат (ВМ): элементта "моның өлеше" = Башкортстан татарлары шарты билгеләнгән ("Башкортстан татарлары" элементыннан тыш)
  • Призлар, диплом һәм сертификатлар квалификацион мәкаләләр саны өчен бирелә, халыкара һәм аерым тел бүлегендәге урыннарга бәйле.
    • Татарча Википедиядә һәрбер зачётлы катнашучының хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше берничә җирдә мәңгеләштерелә, бәйге чикләрендә Википедия/Викимәгълүматны баетканнары [Катнашучы сертификаты] белән таныла. Җирле җюри моны кайгыра алуы өчен, баетылган/булдырылган мәкаләләрнең бәхәс түбәндәге тутырылган калыпны урнаштыруыгыз сорала
      {{Башкортстан татарлары марафоны мәкаләсе|ел= 2023|кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
    • 4 мәкаләне булдырган/яхшырткан катнашучылар финалистлар арасына керә һәм [Финалист дипломы] белән таныла.
    • Тупланган баллар буенча ягыннан алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Татарча Википедиядә Башкортстан татарлары илчесе 2023» (ингл. 2023 Tatar Wikipedia Bashkortostan Tatars Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була, шәхси битендә һәм бәйгенең җирле Дан галереясендә таныла.
  • Казыйлар карары шикаять ителә алмый.

Нигезләр

Төрлесе

Гамәлдәге тематик вики-материаллар


Шулай ук карагыз