Википедия:Белем җәүһәрләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Белем җәүһәрләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Белем җәүһәрләре.png
Татарча Википедия.Белем җәүһәрләре Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
Википедиянең татарча бүлегенә өлеш кертүчеләрне
татар халкына танытабыз һәм бүләклибез!
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы - Россия илкүләм викимедиачылары оешмасы.
Татнетны үстерү фонды.png

Проект Дан аллеясе Җәдвәлләр: 2019 2020 2021


Туган телем яңа үрләр яулый:

Мәдәният, тарих, мәгариф.
Алтын кебек кыйммәт безнең өчен
Туган телдә язган һәр хәреф.[1]

Белем җәүһәрләре гимны

"[Мәгърифәтчелек белән бәйле м]әсьәлә телдә генә түгел. Эш халкыбызга алга атлый алу өчен юл ачкан гыйльми нигез һәм халыкның белем дәрәҗәсендәдер."[2]

Исмәгыйль Гаспринский

Ерак оныкларыбызның Бердәм галактик имтиханының төрле сынауларын татар телендә бирә алырлык хәлдә булуларын тәэмин итә алу өчен адымнарны нык итеп, системалы килеш кылу зарур!

Рәсми игълан итү «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә багышланган көзге тантаналы чарасы чикләрендә ясала.

Катнашу[вики-текстны үзгәртү]

Катнашучы битегезгә {{«Татарча Википедия@Белем җәүһәрләре» марафоны катнашучысы}} билгесен урнаштыруыгыз хупланыла, әмма мәҗбүри түгел. Үткәрелү айлары дәвамында Татарча Википедияне үстерүдә катнашкан һәрбер кулланучының өлеше автоматик рәвештә кабул ителә.

Бүләкләү[вики-текстны үзгәртү]

Белем җәүһәрләре бәйгесе чикләрендә һәрбер номинация кебек үк, түбәндәге урыннар билгеләнә:

  1. 1 алучы
  2. 2 алучы
  3. 2 алучы

Исәпләнү[вики-текстны үзгәртү]

  • Баллар бәйге дәвамында мәкаләләр мохитенә өстәлгән КБ текст буенча исәпләнелә (үрнәк: ай күрсәткечләре җәдвәлендәге Diff art баганасы).
  • Исәпләнелүгә бәйгенең һәр ае дәвамында мәкаләләр мохитенә кимендә 1 Кб текст өстәгән алдынгы 50 актив катнашучы өлеше алына.

Тарихы[вики-текстны үзгәртү]

Татарча викимедиячылары төркеме, «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды вәкилләре һәр ел үткәрелеп торучы «Белем җәүһәрләре» бәйгесе чикләрендә Википедиянең татар телле бүлегенә иң актив өлеш кертүчеләрне бүләкләү турында аңлашты.[3]

Беренче тапкыр бу хезмәттәшлек 2019 нчы елгы X нче юбилейлы бәйгесендә узды.[4]

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[вики-текстны үзгәртү]

  1. «Белем җәүһәрләре» гимны
  2. (кырымтатар.) "Меселе тек тильде дегиль, иш, халкъымызгъа огге адымламагъа ёл ачкъан ильмий осюв ве халкънынъ бильги дереджесиндедир."
  3. хат (рус.)
  4. X нче «Белем җәүһәрләре» бәйгесе