Мирас теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирас теле latin yazuında])
Мирас теле

Доминант тел мохитендә үсү аркасында, анарда югарырак компетенцияле булу һәм аралашу өчен аны сайлаган кеше өчен бала чагында өйдә өйрәнелгән җәмгыятьтәге азчылык теле мирас теле (яки мирас ителгән тел, ингл. Heritage language, рус. унаследованный язык) дип атала.[1] Тикшеренүчеләр белдергәнчә, мирас теле популяциясенең телне белүе иркен сөйләшүдән берничә сүз белүчеләргә кадәр булуын билгели. Шәхеснең ана теле, аның этник чыгышына нигезләгән илләрдә һәм мәдәниятләрдә, мирас теле туган теленә тиңләштерелә.[2][3]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Мирас теле" термины күпчелек очракта "җәмгыятьтән тыш"[4] төркемнәр һәм лингвистик азчылыклар[5] кулланган телләрне билгеләү өчен кулланыла. Мирас телләр төркеменә бер яктан еш юкка чыгу мөмкин дип табылган телләр, икенче яктан - дөньяның күп башка регионнарында кулланылган халыкара телләр дә (АКШ очракта испан теле, Франция өчен гарәп теле)"[5] кертелә. Мирас ителгән тамгасытелнең берәр лингвистик сыйфатына түгел, аны кулланучыларның социаль статусларына нигезләнеп бирелә. Нәтиҗәдә,  дөнья буйлап туган тел буларак сөйләшүчеләр саны буенча гадәттә икенче булган испан теле инглиз теле доминант булган Кушма Штатларында мирас теле буларак кабул ителә.[5] Бу билгеләмә нигезендә, азчылык телен бөтенләй белмичә, тик бу тел җәмгыятенә берәр бәйләнеше булган шәхесләр аны үз мирас теле дип саный алалар.[5]

Тел белгечләре мирас телен аның шәхес тарафыннан телләрне үзләштерү тәртибендәге урының һәм бу шәхеснең эчке дөньясындагы доминантлыгы күзлегеннән билгеләнә.[5] Мирас телендә сөйләшүчеләр мирас телләрен өйдәге мохите тәэсире астында беренчел тел буларак, күпчелек телен исә икенчел тел буларак балалар бакчасы/мәктәпкә йөри башлагап,[6] андаге кешеләр белән төрле темаларга аралашу яки мәгълүмат чыганаклары (язма текстлар, интернет, поп-мәдәният, һ.б.) танышу аркылы үзләштерә.[7] Мирас теленең кулланылыш даирәсе чикләнелеп, күпчелек телнекесе үсүе белән, күпчелек теле кешенең доминант теленә әйләнә һәм мирас телен өйрәнү үзенчәлекләрендә үзгәрешләр күзәтелә башлый.[5][6] Бу үзгәрешләрне фонология, лексика байлыгында, морфология, синтаксис, семантика һәм башка өлкәләрендә башка телләр белән таныш булмаганнарыныкынан аерыла башлауда күреп була.[7]

Мирас телләрне куллана алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мирас телләрен үзләштерергә теләүчеләрнең доминант телдә авырлыкларның булмаулары күзәтелгәндә,[6] мирас телләрен белү дәрәҗәсе нык аерыла. Кайберәүләр доминант телендәге мәгариф системасына эләгүләре белән үзләренең беренчел телләрен куллануда җиңеллекне югалта,[2] башкалар мирас телләрен өйдә һәм гаилә арасында куллансалар да, аны оештырылган килеш өйрәнмәүләре һәм рәсми мохиттә куллану тәҗрибәләре булмавы аркасында аның белән мөнәсәбәтләрендә авырлыклар кичерә башлыйлар.[2]

Мирас телендәге иркен сөйләшү сәләтен югалтуга тәэсир итүче факторлар арасында аеруча яшьне сүзгә алалар. Үткәрелгән тикшеренүләр яшрәк икетелле балалар иркен сөйләшү сәләтләрен җиңелрәк югалта алуларын ачыклады.[6] Доминант тел белән мөмкин кадәр соңрак танышу баланың беренче үзләштерелгән мирас телен югалту ихтималлыгының түбәнәюгә бәйле булуы табылды.[6] Тел тәҗрибәсе югары булган балаларда мирас телләрен төп тел буларак саклау мөмкинлеге туа.[2] Бу баш миендәге нейроннардан оешкан хәтер челтәрләренең барлыкка килүләре белән, беренче килеш оештырыла мәгълүматны башкача тәртипләү авыр булуы аркасында килә.[8] Нәкъ бу вәзгыять аркасында яңа телне өйрәнергә теләүче үскәннәр авырлыклар белән очраша - шәхес берәр телне иркен сөйләшерлек дәрәҗәдә үзләштерүе белән, соңгысының грамматик кагыйдәләре һәм фонологик үзенчәлекләре тәэсире астында кала.[6]

Соңгы арада мирас теленең беленү дәрәҗәсен үлчәүдә аның тизлегенә игътибар ителә башланды. Рус теле мирас телләре булган кешеләрнең сөйләшкәндә сүзләрнең родларын дөрес итеп билгеләүдәге вәзгыяте нигезендә ике төркемнең барлыкка килүе күзәтелде: өч родлы системаны саклаучылар һәм телдә ике родлы булуын уйлаучылар. Соңгыларның сөйләү тизлеге гадәттә түбәнрәк булып чыкты. Табылган туры корреляция телне белү дәрәҗәсе түбәнрәк булган сөйләшүчеләр өчен телнең лексик байлыгын куллану авыррак, нәтиҗәдә сөйләү тизлеге түбәнрәк булуы ачыкланды.[9]

Кайбер мирас телен белүчеләр аны бөтенләй кулланмаска торыша. Бу очракта тел белү дәрәҗәсен сүзләрне тану аркылы үлчәп була.[10] Рус теле мирас телләре булган кешеләре арасында уздырылган тикшеренүдә шәхеснең лексик берәмлекләрен белү (200 сүзлек нигез сүзләр исемлеге ярдәмендә үчәнелде) белән төрләнеш, вакыт билгеләре һәм вложение кебек грамматик структуралары белән таныш булу арасында көчле корреляция пәйда булды.[10]

Мирас телләрен белү дәрәҗәсен үстерергә теләүчеләр, бу тел белән элек аз яки һич очрашмаганнарның өйрәнү уңышларыннан нык аерма күзәтелә. Тормышның беренче елларыннан ук мирас телләре белән багланышларын югалтканнарның да сүзләрне аеру һәм сөйләүдә фонологик өстенлеге пәйда булуы табылды.[11][12][13]

Билгеләмә бәхәслелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Полински һәм Каган күрсәткәннәре буенча: "Гомуми мирас теле сөйләшүче яки аның махсус телләргә караган билгеләмәсе бәхәс үзәгендә кала бирә. Бу аеруча кытай теле, гарәп теле, Һиндстан һәм Филлиппиннар телләре очрагында сизелә — халыкның зур өлеше өйләрендә географик, мәдәни яки башка сәбәпләр өчен укытылган бердәм стандарт телләрдән (мандарин кытайчасы, классик гарәпчә, һинд теле яки тагалог) аерылган күпсанлы тел/диалектларда сөйләшүләре аркасында һаман да мирас телдә сөйләшүчеләр категориясенә кертелә."[14]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • (2002) «Overhearing a language during childhood». Psychological Science 13 (3): 238–243. DOI:10.1111/1467-9280.00444.
  • (2008) «Salvaging a childhood language». Journal of Memory and Language 58 (4): 998–1011. DOI:10.1016/j.jml.2007.11.001.
  • Au, Terry K.; Romo, Laura F. (1997). "Does childhood language experience help adult learners?". in Chen, H.-C.. The Cognitive Processing of Chinese and Related Asian Languages. Hong Kong: Chinese University Press. pp. 417–443. 
  • (2010) «White paper: Prolegomena to heritage linguistics». Harvard University: 12, 26–43.
  • (2011) «Production of phonetic and phonological contrast by heritage speakers of Mandarin». Journal of the Acoustical Society of America 129 (6): 3964–3980. DOI:10.1121/1.3569736.
  • Montrul, Silvina (2002). «Incomplete acquisition and attrition of Spanish tense/aspect distinctions in adult bilinguals». Bilingualism: Language and Cognition 5 (1): 39–68. DOI:10.1017/s1366728902000135.
  • (2003) «Holding on to childhood language memory». Cognition 86 (3): B53-B64. DOI:10.1016/s0010-0277(02)00175-0.
  • (2012) «The (il)logical problem of heritage speaker bilingualism and incomplete acquisition». Applied Linguistics 33 (4): 450–455. DOI:10.1093/applin/ams037.
  • Polinsky, Maria (2008). «Gender under incomplete acquisition: Heritage speakers' knowledge of noun categorization». Heritage Language Journal 6 (1): 40–71.
  • (2007) «Heritage languages: In the ‘wild’ and in the classroom». Language and Linguistics Compass 1 (5): 368–395. DOI:10.1111/j.1749-818x.2007.00022.x.
  • (2013) «What’s so incomplete about incomplete acquisition? A prolegomenon to modeling heritage language grammars». Linguistic Approaches to Bilingualism 3 (4): 478–508. DOI:10.1075/lab.3.4.04put.
  • Valdés, Guadalupe (2005). «Bilingualism, heritage language learners, and SLA research: Opportunities lost or seized?». The Modern Language Journal 89 (3): 410–426. DOI:10.1111/j.1540-4781.2005.00314.x.
  • Montrul, Silvina (2008). Incomplete Acquisition: Re-examining the Age Factor. Philadelphia: John Benjamin North America. pp. 249–275. 
  • Polinsky, Maria (2000). "The composite linguistic profile of speakers of Russian in the US.". in Kagan, O.. The learning and teaching of Slavic languages and cultures. Bloomington, IN: Slavica. pp. 437–465. 

Өстәмә әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Fishman, Joshua A. (2001). "300-plus years of heritage language education in the United States". in Peyton, J. K.; Ranard, D. A.; McGinnis, S.. Heritage Languages in America: Preserving a National Resource. McHenry, IL & Washington, DC: Delta Systems Co. & Center for Applied Linguistics. pp. 81–98. 
  • Valdés, Guadalupe (2000). "The teaching of heritage languages: An introduction for Slavic-teaching professionals". in Kagan, Olga; Rifkin, Benjamin. The Learning and Teaching of Slavic Languages and Cultures. Bloomington, IN: Slavica Publishers. pp. 375–403. 
  • (2003) «Toward a definition of heritage language: Sociopolitical and pedagogical considerations». Journal of Language, Identity, and Education 2: 211–230. DOI:10.1207/s15327701jlie0203_4.