Икенчел тел
Икенчел тел | |
Әүвәлгесе | туган тел |
---|---|
Кайда өйрәнелә | социолингвистика[d] |
Икенчел тел[1] яки L2 — кешенең "туган" (ягъни беренчел, L1) телне өйрәнелгәннән соң үзләштерелгән телне (ингл.) билгеләү өчен кулланган термин. Кайбер еш ярдәмчел тел (ингл.) дип аталган теллә гадәттә икенчел тел, яки лингва франка буларак кулланалар.
Кулланылышта шулай ук икенчел тел төшенчәсе эченә кергән яки үзенә алган башка терминнар да туры килә:
- туган телгә якын дәрәҗәсендә үзләштерелгән тел (инг. near-native like) һәм
- функциональ тел — кешенең тормышның һәр очракларында кулланып үз теләкләрен яки кирәкләрен канәгәтьләндерә алу, галәмдә очраган барлык феноменнарын төгәл аңлату, кирәк булган барлык мәгълүматны таба һәм аңлый алу өчен куллана ала алган тел[2][3]), үзенә L1 һәм L2 теленең өлешен ала.
Яшь
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү][4][5][6][7] Кайбер галимнәр хәбәр иткән эзләнүләр нәтиҗәләре беренчел (L1) һәм икенчел (L2) телләр арасындагы төп аерма – кешенең бу телне өйрәнгән яше белән билгеләнә. Мәсәлән, лингвист Эрик Линнеберг (ингл.) used икенчел тел терминын кешенең балигълык яшеннән соң өйрәнелгән яки куллана башлаган тел (ингл.)не билгеләү өчен кулланган. Гадәттә кешеләр үзләренең икенчел телләрендә беренчел телендәге кебек иркен куллану һәм аңлау дәрәҗәсенә ирешә алмыйлар. Шундый карашлар критик период гипотезасына (ингл.) бәйләнгән дип санала.
Хылтенстам фамилиялы галим үзенең 1992 елда эзләнүләрнең нигезендә бастырылган мәкаләсендә “Телне туган тел дәрәҗәсендә (L1) яки туган телгә якын дәрәҗәсендә (L1.X?) үзләштерә алу арасындагы аермасын 6-8 яшь чигенә туры килгән бер мизгелнең билгеләве күренә. Аеруча, тел белән беренче очрашу вакыты тел кулланылышның ешлылыгы һәм интенсивлыгы белән бәйле булуына ишарә итә ала” (Hyltenstam, 1992, 364 бит) дип хәбәр итте, ягъни якынча бу яшьтән соң телне туган тел дәрәҗәсендә өйрәнү өчен мөмкинчелек тәрәзәсе ябыла дигән фикер.
Соңрак Абрахамссон белән бергә бастырылган фәнни эшендә (Hyltenstam & Abrahamsson, 2003), бу лингвистик мөмкинчелек тәрәзәләрнең яшькә турыдан туры бәйләнеше булмасада, балачактан соң телне "туган телгә якын дәрәҗәсендә" өйрәнү өчен еллар үтү белән күбрәк көч кертергә кирәклеген күрсәттеләр.
Шул ук арада, якынча шул ук югарыда билгеләнгән яшьтән соң L2'не өйрәнүчеләр телне туган телгә якын дәрәҗәсенә ирешә алсалар да, алар бу телдә ни кадәр әз хата ясасалар да, аларны телне L1 дәрәҗәсендәге белгән төркеменнән аера алу мөмкин.
L2 һәм L1 арасындагы охшашлыклар һәм аермалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тизлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Икенчел телне өйрәнү күпчелек көшеләр өчен гомер буе дәвам иткән процесс була ала. Тотрыклы көч түгүгә карамастан, икенчел телне өйрәнүчеләр аңарда беркайчан да тулысынча туган тел дәрәҗәсендә белүчеләргә охшаш дәрәҗәгә ирешә алмасалар да, практика белән юрагы дәрәҗәдә иркен белүгә ирешә алуга мөмкинлек саклана. 5 яшкә җиткән балалар, сүзлек байлыгыннан һәм кайбер грамматик структуралардан тыш, үз беренчел телне югары дәрәҗәдә үзләштергән дип санала ала.
Хаталарны төзәтү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Белү тирәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уңышлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Икенчел телне өйрәнү теорияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чит тел/Чит ил теле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ялкын.ru/Ике милләтнең уртак теле:"Инглиз телен җир йөзендәге 400 миллион кеше туган теле дип таный. Ә калган бер миллиарды икенчел тел итеп өйрәнә.", 23.05.2012, 21.11.2012 тикшерелде, archived from the original on 2015-10-15, retrieved 2021-08-16
- ↑ Наиль Туктамышев:"Татарстанда дәүләт теле булып ике тел - татар һәм рус телләре санала. Шуннан чыгып без татар теленең нәкъ менә функциональ тел дәрәҗәсен алуы өчен көрәшәбез.", "Татар-информ" МА, 2007 елның 14 ноябре, 21.11.2012 тикшерелде 2016 елның 5 март көнендә архивланган.,
- ↑ Belem.ru/Дәүләт хезмәтендә тел сәясәте:"Татар ханлыкларының рәсми теле XV-XVI гасырларда рус-татар мөнәсәбәтләрендә функциональ тел буларак кулланыла.", 21.11.2012 тикшерелде
- ↑ Pratt, Mary (1991). «Arts of the Contact Zone». Profession: 33–40. Проверено 8. Aug. 2011.
- ↑ Beerten, Roeland; Billiet, Jaak, Bart Maddens (2003). «National Identity and Attitude Toward Foreigners in a Multinational State: A Replication». International Society of Political Psychology 24. Проверено 8.10.2011.
- ↑ Jacob, Brian (Aug. 1995). «Defining Culture in a Multicultural Environment: An Ethnography of Heritage High School». American Journal of Education 103: 339–376.
- ↑ Scarcella, Robin; Krashen, Stephen D., Michael A. Long (Dec 1979). «Age, Rate and Eventual Attainment in Second Language Acquisition». TESOL Quarterly 13 (4): 573–582. Проверено 7. Oct 2011.
Өстәмә чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Billiet, Jaak, Bart Maddens, and Roeland Beerten. "National Identity and Attitude Toward Foreigners in a Multinational State: A Replication". Vol. 24. International Society of Political Psychology, 2003. Ser. 2. 8 Oct. 2011
- Brian A. Jacob. "Defining Culture in a Multicultural Environment: An Ethnography of Heritage High School". American Journal of Education, Vol. 103, No. 4 (Aug., 1995) 339-376. University of Chicago Press
- Doggett, G. (1994). "Eight Approaches to Language Teaching". Mosaic, 27 (2), 8-12.
- Krashen, Stephen D., Michael A. Long and Robin C. Scarcella. “Age, Rate and Eventual Attainment in Second Language Acquisition”. TESOL Quarterly, Vol. 13, No. 4 (Dec., 1979), pp. 573-582. 7 Oct 2011
- Mitchell, R and Myles, F. (2004) Second Language Learning Theories, 2nd edition. London: Arnold; New York, distributed by Oxford University Press (chapter 2)
- Mollica, A. and Neussel, F. (1997). "The good language learner and the good language teacher: A review of the literature and classroom applications". Mosaic, 4 (3), 1-16.
- Pratt, Mary Louise. "Arts of the Contact Zone." Profession. Modern Language Association, 1991, 33-40. Retrieved 8 Aug. 2011.
- Russell, V. (2009). "Corrective feedback, over a decade of research since Lyster and Ranta (1997): Where do we stand today?" Electronic Journal of Foreign Language Teaching, 6 (1), 21-31.