Норлат сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Норлат сөйләше latin yazuında])
Норлат сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Татарстанның Тау ягы, Төньяк-көнчыгыш Чуашстан

 Классификация
Төркем:

Норлат сөйләше — татар теленең казан диалектына караган бер сөйләше. Исеме Яшел Үзән районы (элеккеге Норлат районы) Төньяк Норлат авылы исеменнән чыккан

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Тау ягында Кайбыч, өлешчә Апас һәм Яшел Үзән (элеккеге Норлат районы татар авылларында), Чуашстанның Ормар, Козловка районнарында таралган. Төньякта казан диалектының дөбъяз, көньякта тархан, көнчыгышта кама тамагы һәм көнбатышта мишәр диалектның мәлки һәм чүпрәле сөйләшләре белән чикләнә.

Аваз үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норлат сөйләшенең авазлар системасы, аларның әйтелешләре һәм ясалышлары татар әдәби телендәгечә. Аерымлыклар төрле тәңгәллекләргә һәм кайбер башка фонетик күренешләргә кайтып кала.

Төньяк Норлат районының Чуашстан белән чиктәш авылларында һәм Чуашстанның Ормар районы авылларында җ авазы шартлау элементы йомшарган кушык аваз (дҗ) булып әйтелә: дҗиләк - җиләк, дҗәй - җәй һ. б. Бу күренеш мишәр диалекты йогынтысы белән аңлатылырга мөмкин. Шушы ук авылларда дҗ авазының саңгырау пары ТЧ да күзәтелә. Ул аеруча сүз башында әйтелә: тчиләк, тчалғы, тчат.

Дифтонглар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

-ай/-әй дифтонгы сүз ахырында тарая: а) алмашлыкларда һәм рәвешләрдә: тегелий — тегеләй, шалый// шулый — шулай, болый — болай; җәшлий — йәшләй (яшьләй), тирәлий — тирәләй; ә) кардәшлек белән бәйле сүзләрдә: бийагый — биагай, бийатый — биатай, бабый — бабай, малый — малай, җанагый/ җанагай — каене, әткий — әткәй, әңкий — әнкәй, баҗый/баҗий — баҗай, печкәчий/ печкәчәй — каенсеңел; б)бер төркем сүзләрдә: бийәлий — бийәләй, чырый —чырай, ма’мий — маэмай, борый — борай, қалый — калай, бодый — бодай, кәкий (чув. кәкий) — ит, қартыйу — картайу, кәкрийү — кәкрәйү, көрийү — көрәйү, қартыйдық — картайдык һ. б.

-ау/-әү дифтонгының, пермь сөйләшендәге кебек, тараюы: йасучы — йасаучы, туру — турау, царуіѵыл — каратыл, ашуіѵын ашый — ашавын ашый, бозоу/бозу — бозау, сизерү — сизерәү; чиркау/чирку — чиркәү.

-өй дифтонгы монофтонглаша {өй > у): сүли — сөйли, үрәнү — өйрәнү, үрә — өйрә, сүрәү — сөйрәү, сүwәк — сөйәк, күwәнтә — көйәнтә һ. б. Билгеле булганча, бу күренеш мишәр диалектында системалы характерда, Урал төбәге сөйләшләрендә дә шактый дәрәҗәдә күзәтелә.

Тартыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике сузык арасында тамырдагы п авазы w сонор авазына күчә: таwып — табып, қаwып — кабып, чаwып — чабып, йаwып — йабып. п~ф тәңгәллеге ике төрле күренешне чагылдыра. а) түбәндәге сүзләрдә этимологик п авазы саклана: керпек — керфек, җапырақ — йафрак (яфрак), тупырақ — туфрак; ә) алынмаларда төрки телләр өчен чит булган ф авазын алмаштыру: Патыйма — Фатыйма, Сапа — Сафа, Қапиз — Хафиз, пирме — ферма.

Авазлар төшү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аc, өс бәйлек сүзләренең тартымлы формаларында протетик т авазы күзәтелми: асы — асты (батыр асы қалған — батыр асты калган), өсе — өсте. Мәсәлән: Тау асыннан (астыннан) гына кизләү чыгып тора. Аwыл өсөндә (өстендә) җөрөп... Бу күренеш себер диалектларында киң таралган.

Саннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыю саны өстәмә -лап/-ләп кушымчасы ала: Мийем қаз бәпкәсе бар бишәүләп (бишәү), мәйхәнә киләм.

Фигыльләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норлат сөйләшендә категорик үткән заман (ды/де), әдәби телдән аермалы буларак, -ган/гән кушымчалы сыйфат фигыль белән белдерелә, хәбәрлек кушымчалары ялганмый. Мәсәлән: Без кичә печәнгә барган (бардык). Сез Қазаннан қайчан қайтқан (кайттыгыз)? Күптән үткән заман (-ган/гән иде/-ыйы/-ийе), Тау ягының башка сөйләшләрендәге кебек, -ды/де иде/-ыйы/-ийе формасы белән белдерелә: Мин синең җанга килдемийе (килгән идем). Без Себердә тордоғыйы (торган идек). Мине Чиләбегә укырга җибәрделәрийе (җибәргәннәр иде).

Затланышсыз формалар. Сөйләштә -асы/әсе формасы инфинитив функциясендә актив кулланыла: Мәңа халат аласыйы (алырга иде). Пойыздан төшкәч җырақ барасы (барырга) түгелме? Итү ярдәмче фигыле белән ниятне белдерә: -асы/әсе формасы исем фигыль функциясендә дә кулланыла: Алтмыш килолы цадацны күтәрәсе (күтәрүе) ашыр. Бу форма, исемләшеп, килеш кушымчалары да ала: Атқа атла-насны (атлануны) беләсең бит инде.

-асы/әсе формасы урта диалектның төп дифференциаль билгеләреннән берсе, мишәр диалекты өчен характерлы түгел. Ул — болгар чорыннан килә торган күренеш. чуаш телендә дә актив кулланыла. -малы/-мәле формасы Тау ягы сөйләшләрендә аеруча актив. Ул тагын минзәлә, тепекәй сөйләшләрендә дә бар.

Норлат сөйләшендә аның мәгънә төсмерләре шактый киң һәм алар түбәндәгеләр: а) инфинитив функциясендә: Бүген ийдә қунмалы (кунарга) қайтқан. Мәңа иртәгә районга менмәле (менәргә). ә) хәбәр составында килә һәм эшне башкарырга мөмкинлекне, түгел сүзе белән килгәндә мөмкин түгеллекне белдерә: Җаңгыр көчле җауган, бер дә су сипмәле (сибәрлек) түгел. Күмәч пешермәле (пешерерлек) түгел бу пич.

Сөйләштә -мақ-мәк формасы да кулланыла: -ма/-мә + қушу//қуйу; -ма/-мә + кирәк. Кайбер мисаллар: Әни сәңа да килмә қуйган (килергә кушкан). Җәй кәнә бәрәңгесен дә утыртма кирәк. Ишекне үзебезгә бикләбрәк җатма кирәк (ятарга кирәк). -ма/-мә кели аналитик төзелмәсе ниятне, теләкне белдерә һәм әдәби телдәге -макчы/-мәкче була конструкциясенә туры килә: Бүти (бәрән) су эчмә кели (эчмәкче була). Безнең Патый (Фатыйма) да хорда җырларга чықма кели (чыкмакчы була). Шушы ук мәгънәдә сөйләшнең төньяк өлешендә -мац/-мәк кели формасын куллану очраклары теркәлгән: Син нәстә йазмақ келисең(язмакчы буласың).

Лексик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норлат сөйләшендә шактый бай диалекталь лексика табыла, алар тормыш-көнкүрешнең төрле тармакларына карый.

Туганлык-кардәшлекне белдерә торган диалекталь сүзләр: җанагый — хатынга иренең энесе, печкәчи — хатынга иренең сеңлесе, малый — бала, ир малый — малай, кыз малый — кыз (бала), тәтәй — aпa, әтинең апасы, тәти абзый — әнинең энесе.

Бәйрәмнәр белән бәйле сүзләрдән сабанту (сабантуй) борынгы формасы сакланган. Кала алы, Тикен, Качирмә — җыен исемнәре.

Кешене төрле яклап сыйфатлый торган сүзләр: суык чырай — караңгы чырай, тибеш — тиз, как-сук итү — кагу, кимсетү, күчмәү — шауламау, бору — сыгу, дырын — көтмәгәндә, әсбе — сызлавык, туңдыру — бизгәк, ләпес — тимерәүгә сөртә торган дару, җепелдәюек — күп сөйли торган, буйдак-тайлак — эшлексез, эш яратмаган кеше, ялкау, гүсбәт — зур гәүдәле ялкау кеше һ. б.

Хуҗалык, тормыш итү: төтөн — хуҗалык, кара басу — бер елга иген чәчмичә калдырылган басу, такыр басу, кәтмәнләү — казу, дад — җирнең уңдырышлы өлеше, ләкән — йомычка, шүшилә (< рус. сушило) — печән куела торган каралты, терлек-хәлмән — мал-туар, җөгөртмә — арба төре, цабула — кузла, түрәюеслек — туры лапас, җүн — очсыз, цалац — янавыч, гөнҗәлә — каба, шылдырма — кыңгырау, кәтмәк — самовар кайнату өчен махсус әзерләнгән агач шакмаклар, тигәнә — улак, эләңгәс (< фин-угыр.) — он, ашлык саклана торган агач савыт, басма — баскыч, тустытн — чүмеч, тигәч (тунгус-маньчжур телләрендә: каз) — май канаты, тәвәч (< рус. ставец) — савыт, аш-йапма — ашъяулык, җабулау — тышлау, өлөңгө — тәрәзә пәрдәсе, чүпләмә — шакмаклап тукылган сөлге һ. б. Кием-салым: пәрдә — яшь киленнең килен булып төшкәндә битенә каплаган бөркәнчеге, хәстә — бөти, амулет (бала бишегенә куела), калуш — киез ката, кәллә — түбәтәй, уңгер — изүчә (хатын-кыз бизәнү әйбере), эрешкә — кешлеккә.

A ш - с у: әпи кабартмасы — көлчә , җакмыш — кыстыбый, тәти катламасы — юка камырга төйгән киндер орлыгы ягып, почмакларын каплап куеп пешерелгән камыр ашы һ. б.

Терек һәм терек булмаган табигать: коро йәшен — аҗаган, нугый — чуерташ һ. б

Хайваннар дөньясы: кийек — тычкан, җуешмән — кыргаяк, кувакал/кукал — үрдәк, гуңгыйк — тирес корты, шопшаңгы — каты таракан, әрешмән — үрмәкүч, шөки — агач корты, ушна — кыр тычканы һ. б.

Үсемлекләр дөньясы: кәлшә — курпы, әчеки — 1) кузгалак; 2) кырда иртәнге аш белән көндезге аш яки көндезге һәм кичке аш арасындагы ашау; чики — чикләвек, чики кәтү — чикләвек вату, пипик — сәрви агачы, каз үләне — бәбкә үләне, әнич алмасы — хуш исле ромашка, кәшәләнгеч/кәшәләнчек — көнбагыш, әнчек чәчәге — эт эчәгесе, җөзөм җиләге — гөлҗимеш һ. б. Сөйләшкә хас лексик-семантик системаның тагын бер әһәмиятле ягын күрсәтеп үтми мөмкин түгел.

Бер төркем диалектизмнар норлат сөйләшенең пермь сөйләше белән аерым уртаклыгы турында сөйли: орчокбаш — шайтан тубыгы, куркыныч — карачкы, тырнавыч — печән тырмасы, кәҗәнкә — чолан, тыну//тынву — ял итү, зәрдә — сәрдә, иртчак/ иртчәк — иртәгә иртән һ. б.

Норлат сөйләшендә татар теленең башка сөйләшләрендә әлегә табылмаган чуаш сүзләре бар: кәкий — ит, төтөрә — томан, чапле — яхшы, тәңкәл — эскәмия һ.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар халык сөйләшләре. – 2 китапта / Баязитова Ф.С., Рамазанова Д.Б., Хәйретдинова Т.Х., Садыйкова З.Р., Барсукова Р.С. – Казан: Мәгариф, 2008. – I китап. – 463 б. – II китап. – 495 б.