Кормантау сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кормантау сөйләше latin yazuında])
Кормантау сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Башкортстан:

Гафури районы
 Классификация
Төркем:

Кормантау сөйләшетатар теленең урта диалектына караган сөйләш. Үз атамасын Башкортстанның Гафури районы Кормантау авылыннан һәм Кормантау дигән тау исеменнән ала.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кормантау сөйләше Башкортстанның Гафури районы төньягында: Таштамак, Бурлы, Җилем-Каран, Яңа Бурлы, Кормантау, Кызылъяр авылларында таралган.

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гафури районының төньяк өлеше сөйләше диалектик үзенчәлекләргә ия. Бу районның көньяк өлешендә киң таралган тепекәй сөйләше бераз аерылып тора: югарыда күрсәтелгән авылларда яшәүчеләрнең сүзләрендә т~д, п~б, к~г тәңгәллекләре юк. Шул ук вакытта күрше сөйләшләргә, һәм дөбъяз, мәлки, пермь сөйләшләренә, башкорт теленә хас с~ч, d~з, ж'~җ, й~җ ( сәй – чәй, әсе – әче, қыdықай/қызықай – кыз, йылы – җылы) һәм мишәр диалекты сөйләшләренә хас ә~и, о/ө~у/ү, а,ә~ы,е (кәштә – киштә, қатырқа – катыргы) тәңгәллекләре бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Булатова М.Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М.Р. Булатова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Булатова М.Р. История деревни Курмантау и ее лингвистическая характеристика // Историческая этнология. Казань, 2019. Т. 4, № 2. С. 264–273.
  • Булатова М.Р. История образования деревень носителей курмантауского говора татарского языка // Тюркский мир и исламская цивилизация: проблемы языка, литературы, истории и религии: IХ Международная тюркологическая конференция (г. Елабуга, 13–14 апреля 2018 г.) / отв. ред. Р.Б. Камаева. Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2018.
  • Булатова М.Р. 2012 (в) – Курмантауский говор в сравнительном освещении (фонетические особенности) // Наука XXI века. Проблемы филологии искусствоведения. Вып. 6: Материалы Международной научной конференции молодых ученых и аспирантов. Казань, 2012. С. 35–45.
  • Булатова М.Р. Курмантауский говор среднего диалекта татарского языка в этнолингвистическом аспекте. Казань: Магариф – Вакыт, 2016. 384 с.