Кормантау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кормантау latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кормантау
География
Ил Россия
Координатлар 54°8'3"N, 56°23'36"E
Почта индексы 453060 Edit this on Wikidata

КормантауБашкортстанның Гафури районында урнашкан татар авылы. Агыйдел буена урнашкан, Бурлы авыл советына карый. 2009 елның 1 гыйнварына биредә 127 хуҗалык белән 451 кешенең яшәве мәгълүм.[1] Авыл исеме белән б.э. кадәр II меңъеллыкның ахырында яшәгән кабиләләр культурасы аталган: «Кормантау культурасы».

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ҖЧҖ «Родина» ачкан каз фермасы.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

2002[1] 2009[1] 2010[2]
489 451 420

18 яшькә кадәр булган балалар саны — 120. 2002 ел халык санын алу буенча биредә 72% татарлар, 27% башкортлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта.
  2. Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]