Минзәлә сөйләшенең яңавыл урынчылыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә сөйләшенең яңавыл урынчылыгы latin yazuında])
Минзәлә сөйләшенең яңавыл урынчылыгы
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Башкортстанның төньяк-көнчыгышы

 Классификация
Төркем:

Минзәлә сөйләшенең яңавыл урынчылыгытатар теленең урта диалектына караган минзәлә сөйләшләре төркеменең төп урынчылыгы. Үз атамасын Башкортстанның Яңавыл районы үзәге Яңавыл шәһәре исеменнән ала.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә сөйләшенең яңавыл урынчылыгы Башкортстанның Яңавыл һәм аңа якын Төньяк-Көнбатыш Башкортстан районнарында: Борай, Калтасы, Краснокама районнарында таралган.

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңавыл урынчылыгы Пермь сөйләше белән уртак үзенчәлекләргә ия: -маға/-мәгә (Аңа өй җиткермәгә кирәк) формасы, безафиксаль изафет актив кулланыла һ.б. Ул өлешчә -ың/-ең/-ң (барың – әд. барыгыз, қараң – карагыз) боерык формасы таралу зонасына керә. Алардан тыш, шәхси аффикслар алдыннан -дыр/-дер кушымчалары өстәлә (беләдерсен – беләсеңдер, килгәндерсез – килгәнсездер), нәмә сорау алмашлыгы кулланыла, диалектизмнардан келиткә ‘печәнлек чыланы’, чарача ‘мунча чыланы’ бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Булатова М.Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М.Р. Булатова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  • Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. - Казан: Мәгариф, 2008. - 463 б.
  • Рамазанова Д.Б. Татар теленең Урта Кама тирәсендә таралган сөйләшләре: дис.канд. филол. наук. Казан, 1968. 519 б.
  • Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4–43.