Эчтәлеккә күчү

Яр районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яр районы latin yazuında])
Яр районы
Герб
Байрак
Ил

 Россия[1]

Статус

муниципаль район

Төбәк

Удмуртия

Административ үзәк

Яр

Нигезләү датасы

15 июль 1929

район башлыгы

Литвяков Сергей Иванович

Рәсми телләр

удмурт, рус

Халык саны  (2010)

15 291[2]

Халык тыгызлыгы

10 кеше/км² кеше/км²

Мәйдан

1524,27 км²[3]

0°0′0″N 0°0′0″E

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

http://www.yar.udmurt.ru/

Яр районы (рус. Ярский район, удм. Яр ёрос) — Удмуртиянең төньяк-көнбатышында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәгеЯр посёлогы.

ЯкРайон яки регион
Төньяк
Көнбатыш
Киров өлкәсе (Омутнинск районы)
КөнбатышКиров өлкәсе (Фалёнки районы)
КөнчыгышГлазов районы
Көньяк-көнчыгышЮкамен районы

Районның көньягы Югары Чулман калкулыгында, ә көньягы - Красногроское калкулыгында урнаша. Иң эре елгалар - Чүпче, Лекма. Районның төньягында Нократ елгасы башлана.

Яр районы 1929 елның 15 июлендә элекке Глазов өязнең Укан, Ежево һәм Пудем волостьларның 19 авыл советлардан барлыкка килгән. 1929 - 1932 елларда районның административ үзәге Укан авылында урнашкан. 1935 - 1956 елларда район составыннан Пудем районы аерылып чыккан. 1962 елда район юкка чыга, аның территория Глазов авыл районы һәм Глазов шәһәре арасында бүленә. 1964 елда Яр авыл районы барлыкка килә, 1965 елда ул Яр районына әйләнә.

1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[2]
25 24122 28120 59518 88015 291

Милли состав: арлар — 60,2 %, руслар — 33,7 %, татарлар — 1,4 %, бисермәннәр — 1,2 % (2010 ел җанисәбе буенча).

Адимнистратив бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл җирлегеАдминистратив үзәгеТорак пунктларның
саны
Халык саны[8],
кеше
(2010 ел)
Мәйдан,
га
Бармашур авыл җирлегеБармашур59136190
Бачумово авыл җирлегеБачумово1373713212
Ворца авыл җирлегеВорца758718292
Дизьмино авыл җирлегеДизьмино7180411221
Елау авыл җирлегеЕлау865021105
Зюинское авыл җирлегеЗюино428515624
Казаковское авыл җирлегеТум547118719
Пудем авыл җирлегеПудем6202511492
Укан авыл җирлегеУкан12121834786
Яр шәһәр җирлегеЯр16596 align=right | 1786

Социаль инфраструктура

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф системасы үз эченә 14 мәктәп, бер политехникумны, бер мәктәп-интернатны һәм 14 балалар бакчасын ала. Медицина ярдәмен бер хастаханә һәм 24 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Бер "картлар йорты" эшли.

Икътисад нигезе - авыл хуҗалыгы. Район территориясеннән «Киров - Пермь» тимер юл линиясе уза; Яр станциядән Омутнинскка тимер юл тармагы бара.

Истәлекле урыннары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Археологик памятниклар: Кушманский, Комаровское (Чибинькар), Укан (Поркар) шәһәрлекләре. Табигый памятниклары: Нократның елганың башы, Тум авыл янындагы торфлы сазлык.