Рәшидә Дәүләткилдиева
Рәшидә Дәүләткилдиева | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәшидә Газиз кызы Дәүләткилдиева |
Туган | 4 сентябрь 1914 РИ, Акмола өлкәсе (хәзерге Төньяк Казакъстан өлкәсе), Кызылъяр |
Үлгән | 19?? Төньяк Казакъстан өлкәсе, Кызылъяр |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Абай исемендәге Казакъ милли педагогика университеты |
Һөнәре | укытучы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | КазССР атказанган укытучысы |
Рәшидә Дәүләткилдиева, Рәшидә Газиз кызы Дәүләткилдиева (1914 елның 4 сентябре, РИ, Акмола өлкәсе, Кызылъяр — 19??, шунда ук) — мөгаллимә, Казакъстан ССР атказанган укытучысы (1958), Төньяк Казакъстан өлкәсе татар-башкорт «Дуслык» иҗтимагый үзәгенең шәрәфле рәисе (1989). Татар кенәзләре Дәүләткилдиевлар нәселеннән.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1914 елның 4 сентябрендә РИ Акмола (хәзерге Төньяк Казакъстан) өлкәсе Кызылъяр шәһәрендә биш балалы гаиләдә туган. Туганнары Гани, Мөҗип, Әнвәр[1]. Әтисе Газиз Касыйм улы, сәүдәгәрдә тирече, инкыйлабтан соң татар-казакъ клубында һөнәри музыкант (гармунчы), әнисе Зөләйха Сәет кызы, шәһәрнең 5нче мәчете каршындагы мәдрәсә укытучысы кызы, инкыйлабтан соң Казкоммунада няня булып, соңрак саңгыраулар мәктәбендә эшли. Аның әтисе Сәет Сәетбәков 300 еллык укытучылар династиясенә нигез сала. Рәшидә 1921 елда татар җидееллык мәктәбенә укырга керә, педагогика юнәлешендәге тугызъеллык рус мәктәбен, Абай исемендәге Алма-Ата педагогика институтын (kk) тәмамлаган (1934). Студент еллары илдә наданлыкны бетерү чорына туры килә, Алма-Ата шәһәренең Казпотребсоюз эшчеләрен укырга-язарга өйрәтә. Башкалада югары уку йортын тәмамлагач, туган шәһәренә әйләнеп кайта һәм 40 ел буе мәгариф өлкәсендә эшли. Аның хезмәт кенәгәсендә 3 кенә юл тутырылган:
- 1934—1941 елларда — Казпедтехникумның биология һәм химия укытучысы.
- 1941—1948 елларда — 3нче санлы татар урта мәктәбе директоры.
- 1949—1973 елларда — В. И. Ленин (2005 елдан Морат Гаетхуҗин) исемендәге 1нче санлы урта мәктәпнең [2][3] алыштыргысыз директоры. Рәшидә Газиз кызы янәшәсендә укытучы булып әлеге мәктәпне тәмамлаган 18 элекке укучысы эшли. 1973 елда 1нче санлы мәктәптә 4 КазССР атказанган укытучысы, 16 халык мәгарифе отличнигы, Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнгән 2 укытучы хезмәт куя. Мәктәпнең 6 укытучысы шәһәрнең методик берләшмәләрен җитәкли. Мәктәптә Рәшидә Газиз кызы җитәкчелегендә директорлар, директор урынбасарлары һәм укытучыларның шәһәр һәм өлкә семинарлары уза.
Рәшидә Газиз кызы күп мәртәбәләр шәһәр шурасы депутаты булып сайлана.
1973 елда пенсиягә чыга. 1989 елда өлкә татар-башкорт «Дуслык» иҗтимагый үзәгенең шәрәфле рәисе итеп сайлана[4]
Гаиләсе булмый, 3нче татар мәктәбендә бергә эшләгән дусты Мөнәвәрә Җамали кызы Сәгъдиевага ике кызын (берсе Рәшидә исемле), ике оныгын (Ильмира, Алена), оныкларының балаларын аякка бастырырга булышып яши. Соңгы елларын Мөнәвәрә Җамали кызының оныгы Алена (Золотилина) гаиләсендә үткәрә, фатирын аларга калдыра.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1958 — КазССР атказанган укытучысы[5]
- Хөрмәт Билгесе ордены
- 1967 — Кызылъяр шәһәренең мактаулы ватандашы[6]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Имена в Истории. Многотомное издание. 1-й том. Петропавловск: ТОО «Издательство «Северный Казахстан», 2017.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Давлеткильдеева Рашида Газизовна. 2018 елның 13 октябрь көнендә архивланган. mypiter.kz, 15.01.2015
- Алла Нургалиева. Большое сердце маленькой женщины 2018 елның 11 октябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Исторические сведения о времени и характере появления татар в городе Петропавловске. esilnet.com, 28.11.2009
- ↑ Коммунальное государственное учреждение «Средняя школа №1 имени Мурата Айтхожина», archived from the original on 2020-10-25, retrieved 2018-10-13
- ↑ Сайт КГУ «Средняя школа № 1 имени Мурата Айтхожина»
- ↑ Эльмира Гиматдинова. В Петропавловске презентовали книгу, посвященную организаторам татарской самодеятельности в регионе.(үле сылтама) akbars.kz, 29.04.2015
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета Казахской ССР от 30 августа 1958 года
- ↑ Решение исполкома горсовета от 27 июля 1967 года № 457