Сабир Шәрипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабир Шәрипов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сабир Шәрипов
баш. Сабир Шәрипов
С.Шәрипов.jpg
Сабир Шәрипов
Тугач бирелгән исеме: баш. Сабир Нәғим улы Шәрипов
Туу датасы: 20 март 1948(1948-03-20)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Бакый
Үлем датасы: 31 август 2018(2018-08-31) (70 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР, Уфа
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1982-2018
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Таулардагы эзләр» (1982)
Премияләр: Яныбай Хамматов премиясе (2008)

Казакъстан язучысы Сабир Шәрипов (Дәүләтшин) белән бутамаска.

Сабир Шәрипов, Сабир Нәгыйм улы Шәрипов (баш. Сабир Шәрипов, Сабир Нәғим улы Шәрипов, 1948 елның 20 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Бакый2018 елның 31 августы, РФ, БР, Уфа) — язучы. ССРБ язучылар (1986) һәм журналистлар (1991) берлекләре әгъзасы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 20 мартында БАССР Белорет районы Бакый авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне (1963), Белоретта педагогика укуханәсен (1967), Уфада дәүләт университетын (1974), Мәскәүдә югары әдәби курсларны тәмамлый. Туган авылында укытучы (19671969), «Совет Башкортстаны» газетасында (1974) тәрҗемәче булып эшли. 19771979 елларда хәрби хезмәттә. Армиядән кайткач, «Совет Башкортстаны» газетасында, Уфада китап нәшриятында бүлек мөдире (19902003), «Агыйдел» журналында (2003 елдан) мөхәррир, проза бүлеге мөдире[1].

2018 елның 31 августында Уфада вафат[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елда «Урал» район газетасында беренче әдәби әсәрләрен бастыра. Студент елларында «Шоңкар» әдәби түгәрәгендә актив катнаша, хикәяләр яза, аларның кайберләре өлкә матбугатында басыла. Сабир Шәрипов «Таулардагы эзләр» (1982), «Каенлы артылыш» (1985) «Хушлашмыйм» (1992), «Иске кышлау урыны» (1995), «Ак кулчатыр» (1998) исемле роман, повесть һәм хикәя китапларында әхлак-этик проблемаларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сурәтли. М. Шолоховның «Кеше язмышы», В. Сидоровның «О башкире-певце и бесстрашном бойце» дигән китабын тәрҗемә итте.

БАМны төзүче солдатлар тормышы турындагы «Хушлашмыйм» романы Казанда 2003 елда басылды[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]