Әнәс Камал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәс Камал latin yazuında])
Әнәс Камал
Туган телдә исем Әнәс Галиәсгар улы Камалетдинов
Туган 5 март 1908(1908-03-05)
РИ, Казан губернасы, Казан
Үлгән 18 март 1978(1978-03-18) (70 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре драматург
Ата-ана

Әнәс Галиәсгар улы Камалетдинов — мәшһүр татар драматургы һәм театр эшлеклесе, Галиәсгар Камал улы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Камал тормыш иптәше Бибигайшә ханым һәм улы Әнәс белән. 1911 ел

Әнәс Камал 1908 елның 5 мартында (иске стиль буенча 20 февральдә) Казан шәһәрендә Галиәсгар Камал гаиләсендә туа.

1921-1926 елларда яшүсмер егетнең халык авыз иҗаты әсәрләренә ияреп язган беренче пьесалары ("Хуҗа Насретдин әфәнде", "Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә", "Җизнәкәй" һ.б.) Казанның бистә клублары сәхнәләрендә уйналып йөри, ә 1927 елда иҗат иткән "Биш меңле Гайнетдин" исемле ике пәрдәле комедиясе 1928 елда аерым китап булып басылып чыга. Шул ук елны Казан сәнгатьләр техникумына укырга керә. 1931-1935 елларда Беренче районара колхоз-совхоз театрының режиссеры, артисты, автор-язучысы, администраторы-директоры булып эшли[1]. 1935 елдан 1955 елга кадәр Казанның Матбугат йортында техник һәм әдәби хезмәткәр: "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә — әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында — редактор һәм Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант вазифаларын башкара.

Әнәс Камал 1978 елның 18 мартында Казанда вафат булды.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнәс Камалның "Туй" (1939), "Буран" (1943), "Сәлам хат" (1947), "Юллар" (1950), "Март бураннары" (1955) кебек күп пәрдәле һәм берәр пәрдәле дистәләгән драма һәм комедияләре бар.

Ул шулай ук Татар дәүләт курчак театры өчен Г.Тукайның мәшһүр поэмасы нигезендә "Кисекбаш" (1951) исемле комедия яза. Атаклы рус балалар язучысы А.Гайдарның "Школа" ("Мәктәп") дигән повестен һәм башка язучыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тудыка — ике туган сеңел, ике туган эне (рус. двоюродная сестра, двоюродный брат)[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әнәс Камал. Март бураннары. К.: ТКН, 1988
  2. Татарча-русча сүзлек. М.: «Советская энциклопедия», 1966, 552нче биттә.