Мөслимә Гарифуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөслимә Гарифуллина latin yazuında])
Мөслимә Гарифуллина
Туган 27 ноябрь 1925(1925-11-27) (98 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ -> Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре театр артисткасы

Мөслимә Гарифуллина — татар театры артисткасы.[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елда туа. 1950 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Минзәлә театрына килә һәм 1990 елга кадәр шунда эшли. Ул бик актив табигатьле кеше, авыр шартларда эшләгән артистларга һәрвакыт ярдәм кулын сузып яши. Артистка күп уйный, күбрәк рус һәм чит ил драматургиясе әсәрләрендә чыгыш ясый. Алар арасында кемнәр генә юк: Ф.Шиллерның «Мәкер вә мәхәбәт»ендә Луиза, Н.Гогольнең «Өйләнү»ендә Арина Пантелеймонова, Н.Арбанның «Кара бүре»сендә Павка Куба, А.Дударевның «Упкын»ында Маланья һ.б. Татар драматурглары әсәрләрен дә читкә куймый ул – Ю.Әминовның «Гөлчәчәк» спектаклендә Гөлчәчәк, «Язылмаган законнар»ында Әминә, Җәмилә, Г.Насрыйның «Кадерле минутлар»ында Айсылу һәм башка бик күп рольләрдә уйный.

М.Гарифуллина күп тапкырлар Татарстанның һәм Русиянең Мактау грамоталары, дипломнары белән бүләкләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]