Индус Фәтхуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Индус Фәтхуллин latin yazuında])
Индус Фәтхуллин
ТАССР азык-төлек сәнәгате министры
Вазыйфада
1968 ел – 1973 ел
Аңа кадәр Всеволод Матвеев
Дәвамчысы Иван Городнянский
Казанның Киров районы башкарма комитеты рәисе
Вазыйфада
1965 ел – 1968 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 1933(1933)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш
Үлгән 1993(1993)
РФ, ТР, Казан
Сәяси фирка КПСС
Белем Казан авиация институты

Индус Фәтхуллин, Индус Зарифулла улы Фәтхуллин (1933 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш1993 ел, РФ, ТР, Казан) ― Татарстан АССР комсомол һәм дәүләт эшлеклесе, ТАССР азык-төлек сәнәгате министры (1968―1973). Казанның Киров районы башкарма комитеты рәисе (1965―1968).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елда Татарстан АССР Актаныш районы үзәге Актаныш авылында, районның «Үзәк» күмәк хуҗалыгы (Актаныш)[1] рәисе гаиләсендә туган. Сеңлесе Илгизә. Әтисе Зарифулланы Мөслим районына мәктәп директоры һәм тарих укытучысы итеп билгеләгәч, гаилә Мөслимгә күчеп килә. Зарифулла Фәтхуллинны 1943 елда фронтка җибәрәләр. Әнисе мәктәпкә җыештыручы булып эшкә керә. Индус, лозунглар язып, плакатлар ясап, фотоаппараты белән кешеләрне фотосурәтләргә төшереп, бераз акча эшли, әнисенә шулай булыша.

Мөслим урта мәктәбен (1952), Казан авиация институтын (1957) тәмамлаган.

1957 елдан Казан вертолет заводында инженер, цех мастеры, өлкән инженер-технолог булып эшли. 1958 елда заводның ВЛКСМ комитеты секретаре итеп сайлана.

1960 елдан ― Казанның Киров районы ВЛКСМ райкомы беренче секретаре, КПСС әгъзасы.

1961 елдан ― Казанның Киров районы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1965―1968 елларда әлеге районның башкарма комитет рәисе. 1967 елның 12 мартыннанан ― ТАССР Югары Советы депутаты.

1968―1973 елларда ― ТАССР азык-төлек сәнәгате министры (министрлык 1937―1985 елларда гамәлдә булган).

Сәламәтлеге какшап, Индус Зарифулла улына җиңелрәк эшкә күчәргә туры килә, җәмәгать оешмаларында хезмәт итә.

1993 елда Казанда вафат.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Й. Хуҗин. Алтын баганаларыбыз (Атаклы хуҗалык җитәкчеләре турында очерклар, язмалар) ― Казан: «Сүз» нәшрияты, 2013