Уксибәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уксибәр latin yazuında])

Уксибәр[1] (рус. пулемёт) — төркем яки шәхси укчы автоматик ярдәм коралы, төрле җирөсте, суөсте һәм һава тәмекләрне (цельләрне) пуля белән тидерү өчен билгеләнгән. Хәрәкәтнең автоматлылыгына, гадәттә, китүче газларның энергиясен файдалану юлы белән, кайвакытларда — көпшәнең кайтару энергиясен файдалану юлы белән ирешәләр.[2]

Башка тәңгәл калибрлы укчы корал төрләреннән уксибәр зуррак ату ераклыгы һәм атуның озынлыгы белән аерыла (бер минутка 500—1200 ату).[3]

Уксибәрдән ату терәгечтән яки станоктан, кыска (10 атуга кадәр), озын (30 атуга кадәр) чиратлар белән яки бертуктаусыз алып барыла ала. Шулай ук уксибәрләрне төрле авиатехникага, корычланган техникага, корабларга йә автомобилләргә корал буларак урнаштырып куялар.

Заманча кул һәм бердәм уксибәрләрнең төзәү ераклыгы ачык төзәгеч белән якынча километрны, оптик төзәгеч белән якынча ике километрны тәшкилә итә.

Уксибәр төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кул уксибәре
  • Станок уксибәре
  • Бердәм уксибәр
  • Эре калибрлы уксибәр
  • Авиация уксибәре
  • Зенит уксибәре
  • Танк уксибәре
  • Кызу темплы уксибәр

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. (рус.) Русско-татарский словарь военных терминов, 1926 г., по ВОЕННАЯ ЛЕКСИКА В ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ. Автореферат кандидатской диссертации. Сафаров Ринат Тагирович 2014 елның 1 июль көнендә архивланган.. Казан, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, 2012.
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-08-10, retrieved 2014-10-07 
  3. Пулемёт. Энциклопедия «Техника». — М.: Росмэн. 2006.