Рәфыйк Ихсанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфыйк Ихсанов latin yazuında])
Рәфыйк Ихсанов
Туу датасы 27 сентябрь 1965(1965-09-27) (58 яшь)
Туу урыны ССРБ, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы , Түбән Әүрез
Иялек ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Гаскәр төре авиация
Дәрәҗә полковник
Җитәкчелек иткән вертолетчылар полкы
Бүләкләр һәм премияләр РФ Каһарманының «Алтын Йолдыз» медале - 2000
 Истигъфада 2006

Рәфыйк Ихсанов, Рәфыйк Рәшит улы Ихсанов (1965 елның 27 сентябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Түбән Әүрез) — һөнәри хәрби, РФ Хәрби-һава көчләре полковнигы. Әфган сугышында һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы. Россия Каһарманы (2000).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 27 сентябрендә Әлшәй районы Түбән Әүрез авылында татар гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаган. Мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек укытучысы запастагы офицер Анатолий Петр улы Сиухин хәрби һөнәре белән кызыксыну тәрбияли алган. 1982 елдан Рәфыйк хәрби хезмәттә. Сарытау югары хәрби очучылар авиаучилищесын(рус.) тәмамлаган (1986).

Бер ел Әфганстан сугышында катнаша. Анда 280 хәрби очыш ясаган. Сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен III дәрәҗә «ССРБ Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены белән бүләкләнгән. Аннан Украинада, Львов өлкәсендә Карпат буе хәрби округында хезмәт итә. ССРБ таркалгач, Рәфыйк Рәшит улы Украина антын кабул итәргә теләмәгән офицерлар арасында була, хезмәт урыныннан китә.

1992 елда Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава көчләре академиясенә укырга керә. Академияне тәмамлаганнан соң, Ставрополь краеның Будённовск шәһәрендә урнашкан вертолет полкы командиры урынбасары итеп билгеләнә. Ике Чечня сугышында да катнаша. Анда вертолетчылар төркемнәрен җитәкли, боевикларның базаларына һавадан һөҗүмнәр оештыра, һава разведкасы алып бара, разведка төркемнәрен тиешле җиргә алып бара һәм, хәрби бурычны үтәгәч, эвакуацияли.

Батырлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Каһарманы исеме РФ Президентының 2000 елның 21 апрелендәге Указы белән Төньяк Кавказ төбәгендә законсыз кораллы берләшмәләрне бетерүдә күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы өчен бирелә.

«Без тау шартларында тактик десант төшерү өчен зур төркем белән очтык. Десант төшерү төркеме белән җитәкчелек итү миңа йөкләнгән иде. Дошман көчле ут белән каршы торуга карамастан, операция уңышлы узды, әмма бер вертолетны боевиклар бәрүгә иреште. Минем команда буенча экипаж парашютлар белән сикереп, көндәш территориясенә төште. Экипаж боевикларның җиңел табышы була ала иде. Башка машиналарныж экипажлары төгәл һәм оператив эшләделәр. Санаулы минутлар эчендә алар җиргә төштеләр һәм иптәшләрен үз бортына алды. Хәрби бурычны уңышлы үтәгән һәм очучыларны коткару буенча искиткеч маневр ясаган өчен командование мине югары бүләккә тәкъдим итте»[1].

2001 елдан Себер хәрби округында (Байкал арты крае) полк командиры.

2004 елдан РФ Хәрби-һава көчләре баш командованиесендә хезмәт итә.

2006 елдан запаста. 2004 елдан гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Россия хокук академиясенең (2015 елдан Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты(рус.)) юридик факультетын тәмамлаган. РФ Юстиция министрлыгы каршындагы Хәрби, махсус һәм ике төрле билгеләнештәге интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен хокукый яклау буенча федераль агентлыкның генераль директоры урынбасары булып эшли. Иҗтимагый башлангычларда 1990-еллар ахырында Мәскәүдә барлыкка килгән Е. Н. Кочешков исемендәге «Советлар Берлеге Каһарманнарына һәм Россия Каһарманнарына ярдәм фонды» вице-президенты булып тора[2].

Китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ихсанов Р. Р. Армейская авиация – грозная сила на поле боя. М., 2007.

Хөрмәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]