Мохтар Сәгыйтов
Мохтар Сәгыйтов Мөхтәр Сәғитов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Мохтар Мофаззал улы Сәгыйтов |
Туган | 27 август 1932 Бөрҗән районы Иске Собханкул авылы |
Үлгән | 20 июнь 1986 (53 яшь) Измир, ![]() |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | әдәбият галиме |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Мохтар Сәгыйтов (Мохтар Мофаззал улы Сәгыйтов, баш. Мөхтәр Мофаззал улы Сәғитов) – әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты (1965). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1932 елның 27 августында БАССР Бөрҗән районы Иске Собханкул авылында туган. 1986 елның 20 июнендә Төркиянең Измир шәһәрендә, төрки конференциягә барышлый, автокырылышта фаҗигале төстә һәлак булган. Урта мәктәпне, Уфада дәүләт университетын (1960), Мәскәүдә дөнья әдәбияты институтында аспирантураны (1960) тәмамлый. 1951-1954 елларда хәрби хезмәттә була. 1963-1986 елларда Уфада ССРБ ФА БФ тарих, тел һәм әдәбият институтында (1970 елдан өлкән гыйльми хезмәткәр булып) эшли.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
70 ләп фәнни хезмәте бар. БАССР районнары буенча фольклор экспедицияләрендә (1972, 1984 - җитәкче буларак) катнаша. Халык иҗатын җыю, бастырып чыгару өлкәсендә хезмәт күрсәткән галимнәрнең берсе. Кобайыр жанрын өйрәнеп, «Борынгы башкорт кобайырлары»(1987) исемле китап нәшер итә. «Башкорт халык иҗаты» җыентыгы басмасының (1970-1986) эпоска (2 том, Әхнәф Харисов белән бергә), бәеткә (Н. Шоңкаров белән бергә), совет чоры фольклорына (М. Мәмбәтов белән бергә) багышланган томнарын әзерләшә. Тәрҗемә өлкәсендә дә эшли: «Урал-батыр» (1977), «Акбүзат» (1976), «Былых времён сказания» (1979), «Алдар и Зухра» (1986) китапларын басмага әзерли. Мәскәүдә «ССРБ халыклары эпосы» (Эпос народов СССР) шәлкемендә чыккан «Башкирский народный эпос» (М., 1977, А. Мирбадалева, Ә. Харисов белән берлектә) авторларының берсе. Якутиядә яшәүче башкортларның фольклорын өйрәнеп, мәкаләләр бастыра.[1]
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Иске Собханкул авылында исеме урамга бирелгән.
- Шунда ук музее оештырылган (16.09.1995).[2][3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Салават Юлаев премиясе (1987) – «Башкорт халык иҗаты» (1970-1986) җыентыгы өчен (авторлар төркемендә)
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
М. Сәгыйтов. Гомерлеккә калган яра. Уфа, 1993.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
С. Галин. Тел ачкычы-халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- башка чыганаклар
Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 27 август көнне туганнар
- 1932 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Бөрҗән районында туганнар
- 20 июнь көнне вафатлар
- 1986 елда вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Infobox person using numbered parameter
- Югары уку йортларын тәмамлаучылар
- Уфа уку йортларын тәмамлаучылар
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Филология фәннәре кандидатлары
- Әдәбият галимнәре