Рәшит Солтангәрәев
Рәшит Солтангәрәев | |
---|---|
![]() Рәшит Солтангәрәев | |
Тугач бирелгән исеме: | Рәшит Гыймран улы Солтангәрәев |
Туу датасы: | 25 декабрь 1935 |
Туу урыны: | Куергазы районы, Таймас авылы |
Үлем датасы: | 5 ноябрь 2000 (64 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1957-2000 |
Юнәлеш: | проза, публицистика |
Жанр: | хикәя, повесть |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Туган йорт» (1967) |
Премияләр: | ![]() |
Рәшит Солтангәрәев (Рәшит Гыймран улы Солтангәрәев, баш. Рәшит Ғимран улы Солтангәрәев) – язучы, С.Юлаев премиясе лауреаты (1978).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1935 елның 25 декабрендә БАССР Күмертау районы (хәзерге Куергазы районы) Таймас авылында туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, китапханә мөдире һәм күмәк хуҗалыкта комсомол оешмасы сәркатибе була. Уфада дәүләт университетын тәмамлаганнан соң (1958), республиканың радио һәм телевидение студиясендә мөхәррир (1959-1965) булып эшли. «Совет Башҡортостаны» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире (1965-1970) була. 1970 елда БАССР язучылар берлеге тәкъдиме белән «Уфанефть» идарәсенә эшкә китә. 1978 елдан ул «Агыйдел» журналында баш мөхәррир урынбасары, бүлек мөдире. 1973 — 1975 елларда Мәскәүдә югары әдәбият курсларында укый.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәшит Солтангәрәев иҗат белән мәктәптә укыганда шөгыльләнә башлый. Беренче хикәяләре студент чагында (1957) дөнья күрә. 20 китап авторы. 3 китабы рус телендә чыккан. «Теге дөнья, бу дөнья» исемле сәхнә әсәре Стәрлетамак драма театрында куелды. Аерым әсәрләре казакъ, украин, татар, кыргыз, чуаш, каракалпак, якут, ненец һ. б. телләрдә басылды. «Кыямәтлек кияү» хикәясе буенча «Казахфильм» студиясе нәфис фильм төшерде. «Туган йорт» (1967), «Ак тирәкләр» (1971), «Чәчкәләр бүләк итегез» (1974), «Җылы яңгыр» (1976), «Нефтьчеләр юлыннан» (1977), «Умырзая» (1980), «Тау» (1981), «Безнең дус» (1984), «Туган якка кайту» (1985), «Без яшәгән җир» (1988), «Язмыш» (1991), «Очты бөркет» (1992), «Җир һәм җыр» (1998) китаплары басылды.[1]
«Татар белән башкорт» хикәясе татар телендә «Казан утлары» журналының 2023 елгы март санында (132-159нчы битләрдә) басылган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- С. Юлаев исемендәге премия (1978) – «Җылы яңгыр» (1976) һәм «Нефтьчеләр юлыннан» (1977) китаплары өчен.
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- башка чыганаклар
- Туган тел сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(башк.)
- Китап-Уфа сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 25 декабрь көнне туганнар
- 1935 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Куергазы районында туганнар
- 5 ноябрь көнне вафатлар
- 2000 елда вафатлар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Журналистлар
- Мөхәррирләр
- Драматурглар
- РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре