Зарема Әхмәтҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зарема Әхмәтҗанова latin yazuında])
Зарема Әхмәтҗанова
Туган 28 май 1945(1945-05-28) (78 яшь)
Шаран райуны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре шагыйрь

Әхмәтҗанова Зарема Әхмәт кызы (28 май 1945 ел9 октябрь 1992 ел) — башкорт шагыйре, язучы һәм журналист, 1984 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зарема Әхмәт кызы Әхмәтҗанова 1945 елның 28 маенда Башкорт АССР-ының Ургыл районы[чыганагы?] Зирекле авылында укытучы гаиләсендә туган.

1963 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа нефть институтына укырга керә. Инженер һөнәре алгач, Үзбәк ССР-ның Андижан каласына эшкә китә.

1972 елда туган Башкортостанына кайта һәм башкалада төрле проект оешмаларында хезмәт итә, Язучылар берлегендә җаваплы вазифа башкара. Аннары «Башкортстан кызы» һәм «Акбузат» журналларында әдәби хезмәткәр була.

1992 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зарема Әхмәтҗанованың шигырьләре институтта укыганда җөмһүрият атналык һәм журналларында басыла. Соңыннан ул ике жанрда актив эшләп, шигырьләр һәм хикәяләр иҗат итә. Балалар һәм олы өчен җиде китап авторы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гөлдәрем: Балалар өсөн шиғырҙар. — Өфө, Башҡортостан китап нәшриәте, 1979. — 37 бит.
  • Йәшел шыршы: Шиғырҙар. — Өфө, Башҡортостан китап нәшриәте, 1983. — 47 бит.
  • Йәйҙә ҡалайыҡ: Шиғырҙар. — Өфө, Башҡортостан китап нәшриәте, 1986. — 64 бит.
  • Сәңгелдәк

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 (рус.) (Тикшерелгән 25 май 2019)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.) (Тикшерелгән 25 май 2019)
  • Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башҡортостаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит. (Тикшерелгән 25 май 2019)