Илчебай
| Илчебай | |
|---|---|
| Рәсми исем | Ильчебаево |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Уразай авыл җирлеге[1] |
| Сәгать поясы | MSD |
| Халык саны |
223 (1795)[2], 171 (1816)[2], 382 (1834)[2], 515 (1859)[2], 328 (1902)[2], 664 (1905)[2], 700 (1912)[2], 107 (1989), 87 (2015)[3] |
| Почта индексы | 423749 |
Илчебай — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илчебай Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 304 чакрым, ә район үзәге Актаныштан төньяк-көнбатышка таба 8 чакрым ераклыкта урнашкан[4].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илчебай авылы 1747 елда нигезләнгән[5]. Шәбез күле каршында Гәрәй волостеның Әжәкүл, аннары Янҗигит түбәсендә тик асаба башкортлар яшәгән авыл[6] Актаныштан 8 чакрым төньяк – көнбатыштарак, күлләр янында , 5-6 чишмә бәреп торган тау итәгендә урнашкан. Күренекле тарихчы, археограф Сәет Вахидов 1929 елның җәендә безнең якта археографик экспедициядә була. Һәм Гәрәйхан шәҗәрәсенең 1830 – 1840 елларда язылган нөсхәсенә тап була, бу – мондый шәҗәрәнең иң борынгысы, ул Илчебай тексты дип йөртелә. Кабилә башлыгының XII буын вәкиле Әҗи Илчебайда яши, аның 6 улы була. Аның җирлектәге ерак бабасы Түбән Гәрәйгә нигез салган Йабанчы була. Аның улы Кунак хуҗа (дүрт угыл атасы) – Мәхмүд – Җанибәк – Җәнҗегет – Пичура – Коңгырбай – Акъегет (шәҗәрәдә 4 улы барлыгы күренә: Акман, Сөләй, Адай һәм Әҗи) – Илчебай, ул – Адай углы. Әлеге кыйммәтле документ Илчебай нәселенең Түбән Гәрәйдә яшәгән бабаларыннан башлануын ачык күрсәтә. Биредә аларга кадәр марилар яшәгән. Монда татар тарихы 1710 – 1712 еллардан башлана, ди өлкәннәр. XX йөз башында 1080 дисәтинә җирдән файдаланалар. Тагын аучылык, балык тоту, сарык тиресе эшкәртү, тун, толып, чикмән тегү, тула оек басу, умартачылык, кәсеп итү белән дә шөгыльләнәләр. Иман йорты турында беренче тапкыр 1812 елгы эш кәгазьләрендә телгә алына, мәхәллә 1852 елны рәсми таныла. Мәчет кабат 1913 елда төзелә. 1870 елда – мәдрәсәсе булу билгеле. 1929 елда Мифтахетдин Шириев җитәкчелегендә “Бүләк” хуҗалыгы оеша. Соңыннан күршеләр белән берләшеп, “Таулар”га әйләнәләр. Хәзер “Нур”ҖЧҖ исемендә көн күрәләр. Башлангыч мәктәп 1920 еллардан бирле эшли, балалар саны кимү сәбәпле, бары 1980 – 1990 елларда ябылып тора. 1 кеше репрессияләнә. Бөек Ватан сугышына киткән 81 кешенең 55енә кабат туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый.
Халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1795 елда мондагы 11 авыл арасында иң зурысы була, Куян, Әҗәкүл дә аннан калыша, биредә 38 хуҗалыкта башкортлар: 123 ир-ат, 100 хатын-кыз яши. 1816 елда – 171 ир җенесле башкорт Ильяс Мортазин командасында исәптә тора. 1834 елда башкортлар 382 җан (бу вакытка Гәрәй волостенең Җәнҗегет түбәсенә карыйлар), 1859 елда – 515 ( Такталачык йорт җәмгыятенә кертелгәннәр) асаба башкорт була. 1902 елда Шәрип, соңыннан Такталачык волостена буйсына, 116 йортта 328 башкорт ир-аты исәпләнә, 1905 елда - 664 асаба башкорт, 1912 елда 700 асаба башкорт яши[6].
| Халык саны | ||||||||||||||||
| 1795 | 1834 | 1859 | 1870 | 1897 | 1908 | 1913 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
| 223 | 382 | 515 | 632 | 538 | 644 | 688 | 282 | 320 | 292 | 169 | 148 | 181 | 123 | 107 | 98 | 82 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 91 кеше яши[7], шул исәптән:
татарлар — 100%[7].
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[8]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[9]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| туу | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | эш урыны | үлем датасы | үлем урыны |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 1918 | Мөнҗия Еркимбаева | опера җырчысы | 1976 | Бишкәк |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- 1 2 3 4 5 6 7 Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкир — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 2009.
- ↑ Энциклопедия Татарстана
- ↑ Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
- ↑ Ильчебаево
- 1 2 Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 330-335. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
- 1 2 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Ә. З. Әсфәндиярев. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 330-335. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
