Татарстан язучылар берлеге
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Татарстан язучылар берлеге | |
Тип |
иҗтимагый оешма |
---|---|
Нигезләү елы | |
Нигезләүчеләр |
РСФСР язучылар берлеге |
Урнашуы |
Казан шәһәре |
Төп фигуралар |
Данил Салихов, |
Бүлендек оемалар | |
Веб-сайт |
Татарстан язучылар берлеге — Татарстан профессиональ язучылар оешмасы. Берлек рәисе Данил Салихов.
Берлек 1936 елда оеша.
Бүгенге көндә Татарстан язучылар берлегендә 333 язучы бар. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1960нчы елларда 100 кеше исәпләнгән. 7 миллион татар өчен 300 язучы күп түгел, кайвакыт күпсенүчеләр булса да. Күреп торасыз, бүген безнең әдәби сүзебез бөтен татарга да барып җитә алмый. СССР таркалгач, миллион ярым татар кешесе Урта Азиядә яшәп калды, шулай ук ике миллионнан артык милләттәшебез Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә гомер кичерә. Милли мәктәпләре булмагач, ана телебез, милли әдәбиятыбыз укытылмагач, аларга татар китабын җиткерү көннән-көн кыенлаша.
Соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашуы бара. 320 язучының 180не пинсә яшендә, ә 140ы чагыштырмача урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше – 59 тирәсе. Язучылар берлегенең бүгенге көндәге вазифасы да татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, үзебезнең меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту. Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителгәч, аларга мөмкин булган социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтү.
Эчтәлек
Идарә рәисләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1934-1937 Кави Нәҗми
- 1937 Ләбиб Гыйльми
- 1937 Мирсәй Әмир
- 1938-1939 И. Вахитов
- 1939-1942 Муса Җәлил
- 1942-1944 Таҗи Гыйззәт
- 1945-1950 Әхмәт Ерикәй
- 1950-1953 Гариф Гобәй
- 1953-1958 Гомәр Бәширов
- 1958-1961 Афзал Шамов
- 1961-1968 Мирсәй Әмир
- 1968-1971 Ибраһим Гази
- 1971-1974 Зәки Нури
- 1974-1984 Гариф Ахунов
- 1984-1989 Туфан Миңнуллин
- 1989-1999 Ринат Мөхәммәдиев
- 1999-2005 Фоат Галимуллин
- 2005-2012 Илфак Ибраһимов
- 2012-2016 Рафис Корбан
- 2016 елдан Данил Салихов
Бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстан Язучылар берлегенең съездлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- XV съезд -
- XVI съезд -
- XVII съезд - 2012 елда үткәрелә, съездда Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп Рәфис Корбан сайлана.
- XVIII съезд - 2016 елда күпчелек тавыш белән яңа рәис итеп Данил Салихов сайлана.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстан Республикасы Язучылар Берлегенең рәсми сайты
- Язучылар берлеге кемгә кирәк? — Азатлык радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүе
- Илфак Ибраһимов: “Язучылар арасында буыннар алмашуы бара”
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- ↑ «Милләттәшләр» сайтында
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|