Акчуриннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акчуриннар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

АкчуриннарРусия империясенең Сембер һәм Самар губерналары мөселманнарының мәдәни, дини һәм сәяси тормышында сизелерлек эз калдырган сәүдәгәрләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм химаячеләр нәсел-ыруы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар кенәзләре (морзалары) булган Акчуриннар нәселе XV гасырдан билгеле. Нәсел башы Акчура Адаш (XV гасырның II яртысы – XVI гасырның уртасы) 1509 елда урыс патшасына хезмәткә күчкән. Яхшы хезмәте өчен патша Иван IV хәзерге Мордовиягә керүче җирләрне биргән. Сембер сәүдәгәрләре һәм эшмәкәрләре Акчуриннар шушы нәселдән килә дип исәпләнелә.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сафа (Шәфи?) Акчурин (XVIII гасырның II яртысы – XIX гасыр башы), Акчуриннар нәселенә нигез салучы, дәүләт керәстияннарыннан чыккан сәүдәгәр. Сәүдә, халыктан йон сатып алып, постау мануфактураларына тапшыру белән шөгыльләнә.

улы Абдулла Акчурин, халыктан йон сатып алып, постау мануфактураларына тапшыру белән шөгыльләнә.
оныгы Курамша Абдулла улы Акчурин (1796-17.07.1868), 1 гилдия сәүдәгәре, Сембернең нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы, 1853 елда Сембер мөселманнары өчен беренче гыйбадәт йорты төзи.
Тимербулат Курамша улы Акчурин (1826-19.09.1906), «Тимербулат Акчуринның сәүдә-сәнәгать иптәшлеге»н нигезләүче (1894). 1865 елда гыйбадәт йортын җомга мәчете итеп үзгәртеп кора.
Хәсән Тимербулат улы Акчурин (1866-1916), мөселман акчаларын, кулъязмаларын, китапларын туплаучы. 1914 елда бертуганнары Якуп һәм Абдулла белән Гурьевка авылында эшчеләр өчен китапханә-уку залы ача.
Ибраһим Курамша улы Акчурин (1859-1933 (?), Уфа), Сембер постау фабрикантлары җәмгыяте рәисе, Сембер шәһәр идарәсе әгъзасы. Сембердә татар кыз балалары өчен беренче дөньяви мәктәп ача. Иттифак әл-Мөслимин фиркасен оештыручыларның берсе. Сембер мөселман җәмгыятеннән мөселманнарның Бөтенроссия корылтайларында катнаша.
оныгы Сөләйман Абдулла улы Акчурин (1802-1864), Зөябаш һәм Григорьевка авылларында постау фабрикаларын нигезләүче.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 1 (А-Ан). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-329-X
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юсупов А. Далекое и близкое. Ульяновск, 1969.
  2. Таиров Н. Акчурины. К., 2002.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]