Олег Сорокин (1995)
Олег Сорокин | |
---|---|
![]() | |
Туу датасы | 16 гыйнвар 1995 |
Туу урыны | РФ, ТР, Мамадыш районы, Мамадыш |
Үлем датасы | 26 март 2022 (27 яшь) |
Үлем урыны | Украина |
Иялек | ![]() |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | өлкән лейтенант |
Җитәкчелек иткән | рота командиры урынбасары |
Бүләкләр һәм премияләр | ![]() Шәйхи Маннур исемендәге премия |
Олег Сорокин, Олег Геннадий улы Сорокин (рус. Олег Геннадьевич Сорокин, 1995 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Мамадыш районы, Мамадыш — 2022 елның 26 марты, Украина) — россияле хәрби хезмәткәр, гвардия өлкән лейтенанты, Көнбатыш хәрби округы 6нчы гомуми гаскәр армиясенең хәрби-сәяси эш буенча рота командиры урынбасары. Россиянең Украина җирләрендә алып барган хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы, Россия Федерациясе Герое (2023, үлгәннән соң). Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2025, һәлак булганнан соң).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1995 елның 16 гыйнварында Татарстанның район үзәге Мамадыш шәһәрендә хәрби гаиләсендә туган. Әтисе – Геннадий Николаевич (Мамадыш районы хәрби комиссары булып эшләгән), әнисе – Светлана Владимировна. 2013 елда Олег академик К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейны [1] тәмамлаган. Аннары Мәскәү югары хәрби команда училищесына[d] курсант булып укырга кергән. Укуны тәмамлагач, лейтенант хәрби дәрәҗәсе бирелгән, алга таба хәрби хезмәт үтү өчен Көнбатыш хәрби округына, 6нчы гомуми гаскәр армиясенә җибәрелгән.
Россиянең Украина җирләрендә алып барган хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы. 2022 елның 25 февралендә бер БМП-2 һәм ун хәрбине юк иткән. Икенче көнне сугышта өлкән лейтенант оборонаны оста оештыра, шуның ярдәмендә подразделение тәүлек буе дошман һөҗүмен туктаткан. Биш пехота машинасы һәм 15 хәрби юк ителгән. [2]
2022 елның 26 мартында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Россия матбугаты белдерүенчә, Сорокин башка офицер (командиры ― гвардия өлкән лейтенанты Петров) белән бергә, чигенгәндә 200ләп сугышчыны каплап тора, шуның белән аларның гомерләрен коткара.
2023 елның 8 июнендә Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә христиан зиратында җирләнгән. [3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2023 елда 23 мартында Россия Федерациясе Президентының «ябык» (яшерен) указы белән, «хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен» гвардия өлкән лейтенанты Олег Геннадьевич Сорокин Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була.[4]
- 2023 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында барган тантанада «Алтын Йолдыз» медален хәрбинең әти-әнисенә тапшырган. [5]
- 2025 ― Шәйхи Маннур исемендәге премия ― «До встречи заре!» (2022), «Мне по вкусу этот мир» (2023), «Я мчался домой…» (2024) китаплары өчен[6]
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мамадышның академик К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей диварына мемориаль такта беркетелгән. Мамадышта бер урам Олег Сорокин хөрмәтенә аталачак. Геройлар Аллеясында офицер бюсты урнаштырылачак. [2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ МБОУ "Лицей №2 им. ак. К.А. Валиева г. Мамадыш" 2023 елның 6 февраль көнендә архивланган.
- ↑ 2,0 2,1 Сохранил 200 жизней: лейтенанту из Мамадыша присвоили звание Героя России. АиФ Казань, 7.05.2023(рус.)
- ↑ Анна Лисина. В Мамадыше простились с погибшим на Украине Олегом Сорокиным. «Нократ», 8.06.2022(рус.)
- ↑ Герой Российской Федерации Сорокин Олег Геннадьевич. Герои страны(рус.)
- ↑ Махсус операциядә һәлак булган Мамадыш кешесенә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Татар-информ, 7.05.023
- ↑ Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреатлары билгеле. Татарстан Язучылар берлеге
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Герой Российской Федерации Сорокин Олег Геннадьевич. Герои страны(рус.)
- Әлифба буенча шәхесләр
- 16 гыйнвар көнне туганнар
- 1995 елда туганнар
- Мамадышта туганнар
- 26 март көнне вафатлар
- 2022 елда вафатлар
- Украинада вафатлар
- Россия Федерациясе Каһарманнары
- 2022 елгы Украина бәрелешләрендә үтерелгән Россия хәрбиләре
- Мәскәү югары хәрби команда училищесын тәмамлаучылар
- Шәйхи Маннур премиясе лауреатлары