Эчтәлеккә күчү

Алексеевское нәфис туку фабрикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексеевское нәфис туку фабрикасы latin yazuında])
Алексеевское нәфис туку фабрикасы
рус.  Алексеевская фабрика художественного ткачества
Элеккеге исемнәр
«Ударница» артеле (1927―1946)
«Ударный труд» артеле (1946―1959)
Райпромкомбинат (1959–1969)
Төр
ҖЧҖ
Сәнәгать тармагы җиңел сәнәгать
Нигезләнгән 1927 ел
Штаб-фатир 422900, РФ, ТР, Алексеевское, Павелкин ур., 22
Төп затлар
директор Елизавета Валериевна Терентьева
Продукциясе
бизәкләр белән баетылган шәлләр, ашъяулыклар, сөлгеләр, тастымаллар
Чиста керем
17 млн сум (2013)
Хезмәткәрләр саны
110 (2000)
60 (2014)
Сайт alextkach.ru

Алексеевское нәфис туку фабрикасы ҖЧҖ, Алексеевское бизәкләп туку фабрикасы[1] (рус. ООО Алексеевская фабрика художественного ткачества) ― Татарстан Республикасының Алексеевск районы үзәге Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан, 1927 елдан гамәлдә булган җирле сәнәгать предприятиесе. 1993 елдан – АҖ. Татарстан халык һөнәрчелеге ассоциациясе әгъзасы.

Тышкы рәсемнәр
Фабрикадан фотосурәтләр.

1927 елның августында Лаеш кантоны Алексеевское авылында «Ударница» артеле оеша[2]. Җитештерү 4 цехта: бәйләү, җегерләү, бүрек тегү, трикотаж тегү цехларында алып барыла. Күпчелек эш кулдан башкарыла, примитив техника кулланыла. 1927 елда производствода беренче туку станогы барлыкка килә. 1935 елга кадәр артель керемгә эшли алмый, бурычлары җыела, хезмәт хакы түләү тоткарлана. Артельне ябу турында сүз чыккач, ТАССР ХКШ моңа рөхсәт бирми, җитәкче итеп И. И. Мухановны куя. Ике елдан «Ударница» артеле ТАССР җирле сәнәгать предприятиеләре арасында беренче урынны ала.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Кызыл Армия өчен җылы кием-салым, бияләйләр, оекбашлар, шлем астыннан кияргә җылы шапкалар җитештерелә. Шырпы, кер кыстыргыч, одеяло сыру цехлары да эшли башлый.

Райпромкомбинат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң, артельнең матди базасы ныгый, җитештерү күләме арта. Артельнең төп предприятиесе базасында, итек, бүрек һәм тегү һөнәрчелеге буенча махсуслашкан «Ударный труд» артеле оеша. Параллель рәвештә тимерчеләр, җиһаз ясаучылар, балта осталары эшли торган промкомбинат көч туплый. 1950-еллар ахырында ике предприятие бердәм коллективка ― Алексеевское район промкомбинатына берләшә[3].

Нәфис әйберләр туку фабрикасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елның 1 августыннан кәсепчелек еомбинаты нәфис әйберләр туку фабрикасы дип атала башлый. Җитәкче итеп Н. С. Жирнов билгеләнә. Оста хуҗалык итү нәтиҗәсендә, элеккеге кустпром шулай ук көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты һәм кирпеч заводы кебек предприятиеләргә нигез салучы була.

Фабрикада 6 цехта: тегү, туку, ману, эрләү, сновальный, механика цехларында эш оештырыла. Аларда 30 төрле продукция чыгарыла: сувенир бизәкле эскәтерләр, сөлгеләр, салфеткалар, махсус кием, киҗе-мамык халатлар, урын-җир әйберсе, автҗәймә ― җитештерелә торган эшләнмәләрнең төп ассортименты. Барлык эшләнмәләр дә табигый мамык һәм җитеннән эшләнелә. СТБ-175 маркалы механик станокта махровый һәм гобелен тукыма җитештерелә. Музей үрнәкләрен өйрәнү, борынгы бизәкләр торгызу буенча зур эш алып барыла.

Фабриканың икътисади элемтәләре киңәя: кирәкле чимал Алабуга һәм Чабаксардагы киҗе-мамык комбинатларыннан, Иваново өлкәсе текстиль предприятиеләреннән һәм Казан җитен комбинатыннан сатып алына. Җиһаз Клим һәм Подольск машина төзелеше заводларыннан кайтартыла.

Әзер продукция күпчелек Татарстан сәүдә базалары аша сатыла. «Татхлебопродукт» фирмасы автоҗәймәләргә, хастаханәләр урын-җир әйберләренә һәм эшче халатларга заказ бирә.

1996 елда 820 млн сумлык эшләнмә җитештерелсә, 1997 елда товар продукциясе 1 584 млн сумлык булган (деноминациягә хәтле булган бәяләрдә).

Фабрика социаль өлкәгә игътибар бирә: 3 ике катлы күпфатирлы йорт, 15 коттедж, 140 урынлык «Петушок» балалар бакчасы төзелгән, фабрика территориясендә фирма кибете эшли [3].

Фабрика азрак чимал таләп итүче сувенир продукция җитешерүгә күчкән. Анда ике төп цех: туку һәм тегү цехлары оештырылган. Җитештерелә торган продукция күләменең шактый өлеше туку цехына туры килә, ул борынгы кулдан туку агач станоклары белән җиһазландырылган. Цехта барлыгы 24 туку станогы бар, хәзерге вакытта 11 станок кына тулысынча эшли. Җитештерелә торган продукция – эскәтер, салфетка, сөлгеләр, ашъяулык, рушник, эксклюзив сувенир сөлгеләр.

Тегү цехында җәйге һәм җылытылган махсус кием-салым, халатлар, автомашиналарга чехоллар, урын-җир комплектлары, гобелен җәймә тегелә, индивидуаль заказлар үтәлә. Район мәктәпләренә, мәчетләренә, мәдәният йортларына шторалар, сәхнә киемнәре һәм «Сабан туе» бәйрәме өчен мәйдан бизәкләре тегелә.

2020 елдан Коронавирус таралуны кисәтү кысаларында фабрикада шәхси саклану чаралары җитештерү җайга салынган[4].

Эрләгән йонны фабрика Мәскәүдә һәм Петербургта сатып ала. Орехово-Зуеводагы «Мех Оретекс» ҖЧҖ киҗе-мамык, Мәскәү йон җегерләү фабрикасы җитен, йон җепләр белән тәэмин итә. Эшләнмәләр өчен капларга Ивановода һәм Казанда заказ бирелә.

Фабрика халык-сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәләрендә катнаша. Фабрика эшләнмәләре ел саен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Яр Чаллы, Саранск, Пермь шәһәрләрендә узучы күргәзмәләрдә күрсәтелә [3].

Фабрика җитештергән эшләнмәләр Татарстанның Милли музеенда, Болгарда Икмәк музеенда, Арча районы Габдулла Тукай музеенда, Яңа Чишмә районы Зирекле музеенда саклана[5].

  • 1927 елдан – ??
  • 1935 елдан – И. И. Муханов
  • И. Н. Макаров
  • А. Р. Дюдин
  • 1969 елдан – Н. С. Жирнов
  • О. А. Зайцев
  • 1999 елдан – Фирая Мирзаян кызы Сергеева, фабрика тарихында беренче хатын-кыз директор, Татарстанның атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре (2001) [5]
  • х. в. – Елизавета Валериевна Терентьева
  • 1991 – «Иң яхшы сувенир» дипломы
  • 1992 – «Алтын куллар» дипломы
  • 1995 – «Россия икътисады лидеры» сертификаты (илнең биш мең алдынгы предприятиесе составына керә)
  • 2009 – «Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары» республика конкурсында 1нче дәрәҗә дипломант ― «Белоснежка» җыелмасы һәм сувенир сөлге өчен

Россиядә нибары өч нәфис әйберләр туку фабрикасы бар. «Кызыл тукучы» фабрикасы (Череповец) 1931 елдан, Шахунья фабрикасы (Түбән Новгород өлкәсе) 1974 елдан эшли. Алексеевское фабрикасы – иң борынгысы[5].

  • Абрамова Л. И. Фабрика художественного ткачества. // Алексеевский район: История и современность. К.: «Матбугат йорты», 2000, стр. 166-167. ISBN 5-89120-115-1