Таҗетдин Фазлыев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таҗетдин Фазлыев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Таҗетдин Фазлыев
Туу датасы 20 август 1920(1920-08-20)
Туу урыны ТАССР, Минзәлә өязе, Мөслим
Үлем датасы 29 декабрь 1942(1942-12-29) (22 яшь)
Үлем урыны Өченче рейх, Түбән Саксония, Цайтхайн шталагы
Иялек РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә рядовой

Таҗетдин Фазлыев, Таҗетдин Фазлыйәхмәт улы Фазлыев (1920 елның 20 августы, ТАССР, Минзәлә өязе, Мөслим1942 елның 29 декабре, Өченче рейх, Түбән Саксония, Цайтхайн шталагы) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсир төшкән һәм һәлак булган яугир. Концлагерьдан качкан өчен фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның 20 августында ТАССР Минзәлә өязе (Минзәлә кантоны) Мөслим авылында туган. 1941 елның 25 июнендә Мөслим хәрби комиссариаты чакыруы буенча Кызыл гаскәргә алынган. Көнбатыш фронтның 19нчы армия составында Вязьма янында каты бәрелешләрдә катнаша. 1941 елның сентябрь-октябрендә Көнбатыш һәм Резерв фронтлары гаскәрләре чолганышта кала, меңләгән совет хәрбиләре әсирлеккә эләгә. Т. Фазлыев 1941 елның 10 октябрендә тоткынлыкка эләгә. Башта Беларусның Барановичи шәһәрендәге 337нче санлы шталагта тотыла. 1942 елның июлендә Алманиягә озатыла, август аенда Түбән Саксониядәге 304нче санлы Цайтхайн шталагына ябыла, шәхси карточка тутырыла, 40436нчы санлы жетон тагыла. 1942 елның 7 ноябрендә Т. Фазлыев ике әсир иптәше (Казаннан Иван Петрунин, Пинзә өлкәсеннән Андрей Ситников) белән лагерьдан читтә урнашкан эш урынына алып барганда, сакчыны үтереп, җиргә күмәләр һәм көнчыгышка карап качалар. Берничә көннән этләр ярдәмендә табып, кире лагерьга кайтаралар. Качкан чакта Т. Фазлыев үлгән әсирнең жетонын таккан була, үзен Харис Харриф дип атый. Ләкин фашистлар бармак эзләре буенча аның ялганынын тоталар. 29 декабрьдә бөтен әсирләр алдында өчесен дә асып үтерәләр. Цайтхайнда җирләнгән[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әхсән Шәрипов. Утлы еллар аша. Чаллы: «Диамант» нәшрияты, 2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]