Торыш (Мөслим районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Торыш (Мөслим районы) latin yazuında])
Торыш
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Симәк авыл җирлеге[1]
Почта индексы 423989
Карта

ТорышТатарстан Республикасы Мөслим районы Симәк авыл җирлегенә керүче авыл. 1904 елда барлыкка килгән. Әүвәл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Пучы волостенда урнашкан. 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә кантоны составында. 1930 елдан — Мөслим районында, 1963 елның 1 февраленнән — Сарман районында, 1965 елдан — Мөслим районында.

Почта индексы — 423989.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район үзәге Мөслим авылыннан 18 км төньяк-көнчыгышка таба, җирле үзидарә үзәге Симәк авылыннан 7 км ераклыкта тигез урынга, урман буенда, Мөшеге елгасының югары агымында урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга нигез салучы булып Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылыннан Шәяхмәт исемле кеше исәпләнә. Ул 1904 елда бирегә күчеп килеп, урман төпләп, үзенә йорт сала, чәчүлек җир булдырып, игенчелек белән көн күрә башлый. Аннары күченеп килүчеләр арта, алар калын урманда агач төпләп, иген чәчү һәм йорт салу өчен урын хәзерләгән.

Авыл зурайган, кешеләре күбәйгән. Мәчет салу мәсьәләсен күтәргәннәр. Урман караучы Лаврентий аркылы тиешле оешмалардан 4 десятина җирдән агач кисәргә рөхсәт алынган. Мәчет өчен агач киселгән алан «Җәбләнтәй аланы» дип йөртелә. Мәчет 1929 елга хәтле эшли, аннары мәчет бинасын клуб итеп файдаланалар.

1931 елда авылда 3 бригаданы берләштергән «Торыш» күмәк хуҗалыгы төзелгән (рәисе — Хаҗиәхмәт Гыйльфанов, бригадирлар — Шәрип Шадатов, Гайнан Гыйльфанов, Миңнехан Ханов). Колхоз оешкан елда авыл 75 хуҗалыктан торган. Башта колхоз үзаллы эшләсә, соңрак Кырынтау колхозы белән, аннары «Алга» белән берләшә, аның бригадасы булып кала. Колхоз рәисләре булып Гали Галиев, Хөснуллин, Салих Хисамов, Мөҗәһит Гыйльфанов, Нәзиф Вәлиев, Сәгыйт Дәүләтов, Салихҗан Сабиров эшли. Кырынтау белән кушылгач, рәис булып Сәях Камалов, «Алга» белән кушылгач, Сәлахов эшли.

Авылда башлангыч мәктәп була. Укытучылар булып озак еллар Георгий Ефремов, Зәнфирә Галиева эшли.

2003 елда авылда башлангыч мәктәп (өлкәнрәк балалар Симәк мәктәбенә йөреп укыган), клуб, кибет, терлекчелек биналары була.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1913 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2008
355 412 412 506 446 428 437 370 260 215 187

Төп милләтләр (2008 ел): татарлар[2].

Ойконим[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның исемен башта Тырыш дип атаганнар, соңрак Торыш итеп үзгәрткәннәр — «шушында торып калыш» дигән мәгънәне аңлаткан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.4 °C -11.2 °C -6 °C 4.2 °C 13.3 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4.1 °C -5.2 °C -10.7 °C 3.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.[4]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия. К.: Институт Татарской энциклопедии Академии наук РТ.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]